Районда 2013 елда утта ике кешенең гомере өзелгән
Район дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенең узган 2013 ел чорына мәгълүматларына караганда, районда 24 янгын чыккан, бу узган ел белән чагыштырганда, ике янгынга күбрәк.
Быел утта ике кеше һәлак булган, узган елда берәү генә. Ноябрь ахырында "Игенче" авыл хуҗалыгы предприятиесенә кергән Какылы Күл авылындагы каравыл будкасы янган. Будка калдыкларын актарганда, ике кеше - утыз җиде яшьлек хатын-кыз һәм ир-ат мәете табылган. Соңгысының шәхесе хәзерге вакытка кадәр ачыкланмаган. Алдан фаразлауларга караганда, янгын сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев