Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда эш визиты белән прокурор Ратмир Шәйдуллин булып китте

Пәнҗешәмбе, 10 сентябрьдә, безнең районда эш визиты белән ТР прокуратурасының федераль закончалык үтәлешен күзәтү буенча Идарәсе начальнигы Ратмир Шәйдуллин булып китте.

Район советы утырышлар залында ул бүлекләр җитәкчеләре, район хезмәтләре, прокуратура, суд приставлары, районара инспекцияләр вәкилләре һәм башкалар белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук район прокуроры Тимур Фатыйхов, район башлыгы Рөстәм Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов катнаштылар.

- Безнең Идарә икътисад, эколгия, янгын куркынычсызлыгы, торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле киң эшчәнлек өлкәсенә күзәтчелек итә, - дип билгеләп үтте Шәйдуллин үз чыгышында. - Безгә килгән шикаятьләрне без анализлыйбыз, системага салабыз һәм өстенлеклеләрен билгелибез. Муниципаль берәмлекләрнең бюджет тәэминлеген, әйтик, шул ук янгын куркынычсызлыгы финанслануын анализлап, шуны әйтергә була, финанслар җитмәве авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Шәйдуллин тиешле хезмәтләр игътибарын җир контроле буенча эшне активлаштыруга юнәлтте.

- Җир - муниципалитетның табыш чыганагы, - дип ассызыклады ул. - җирләрне контрольдә тоту - аларны хуҗалык әйләнешенә җибәрүнең, максатсыз файдалануга юл куймауның нәтиҗәле инструменты...

Шәйдуллин чыгышында сүз суд приставлары һәм районара инспекцияләр эшен активлаштыру, субсидияләрне максатлы һәм вакытында файдалану, торгларны уздыруның нәтиҗәле механизмнары турында барды. Киңәшмә барышында шулай ук илдә финанс пирамидаларына охшаган, кертемнәр буенча югары процентлар вәгъдә итүче кредит кооперативлары арта баруы турында мәгълүмат җиткерелде. Шуңа күрә, диелде киңәшмәдә, халыкны яңа барлыкка килгән контораларның кирәгеннән артык "күндәм" булулары сагайтырга тиеш.

Бу көнне ТР прокуратурасының федераль закончалыкны үтәү буенча күзәтчелек Идарәсе начальнигы район прокуратурасы коллективы белән киңәшмә уздырды. Очрашу барышында өстенлекле һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Соңыннан Ратмир Шәйдуллин район прокуратурасында халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев