Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда эшлекле визит белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте

Узган шимбә, 5 сентябрьдә, безнең районда эшлекле визит беләнТатарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, ТРның бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин булып киттеләр.

Район җитәкчелеге озатуында Мөхәммәтшин Акбаш авылында күп функцияле үзәк ачылуда катнашты, Солнечный микрорайонындагы яңа ачылган мәктәпкәчә учреждениене карады, Балалар сәнгать мәктәбе скверында агачлар утыртуда катнашты һәм район мәдәният йортында район активы белән очрашты.

- Республика муниципалитетларында яңадан-яңа социаль объектларны файдалануга тапшыру кебек фактка шатланмау мөмкин түгел. Акбаш авылында социаль әһәмияттәге объект - мәдәният йорты, төгәлрәк әйткәндә, күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан бүгенге тантана җирлекләрдә барлык программаларның уңышлы тормышка ашуы турында сөйли. Соңгы көннәрдә генә без унбишләп районда булдык һәм бу җәһәттән шуны әйтергә була - һәр җирдә күтәренке кәеф белән сугарылган үсеш мохиты сизелә. Авыл яши, үсеш ала, күпләр авыл хуҗалыгы производствосы, шул исәптән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү белән шөгыльләнә.

ТР Дәүләт Советы рәисе күптән түгел Солнечный микрорайонында ачылган яңа балалар бакчасында да булды. Бина эченә узган Мөхәммәтшин төзелеш сыйфаты, якты бүлмәләр, төзекләндерелгән территория белән канәгатьлеген белдерде. Югары дәрәҗәле кунаклар тагын балалар сәнгать мәктәбендә булды. Яңа өстәмә белем бирү учреждениесе территориясендә, төзекләндерелгән скверда, яшь агачлар утырту чарасы җәелдерелде. Шимбә өмәсе Татарстанда 5-6 сентябрьгә туры килгән Парклар һәм скверлар көне кысаларында уздырылды. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Нуриев җыелучыларның җанлы кызыксынуын уятып, агачлар утыртуда катнашырга карар итте. Шулай итеп, тиздән Горький исемендәге паркта ТР Дәүләт Советы рәисе һәм район башлыгы тарафыннан утыртылган агачлар шаулаячак. Сүз уңаеннан. Бу көнне Парклар һәм скверлар көне кысаларында Урыссу балалар паркында социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган спорт бәйрәме узды: балалар үз көчләрен эстафеталарда, төрле ярышларда сынады, бүләкләр алды.

ТР Дәүләт Советы рәисенең район активы белән очрашуы барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча рәисе Леонид Якунин, район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, районның вәкаләтле органнары депутатлары һәм башкалар катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында республика үсешенең әһәмиятле аспектларына кагылды. Беренче чиратта бу, дип ассызыклады ул, Татарстанның башкаласында һәм башка зур шәһәрләрендә масштаблы, формасы һәм эчтәлеге буенча биниһая зур объектлар төзү, Россиянең алдынгы төбәге буларак дөньяга үзен таныту. Моның ачык мисалы булып Универсиада һәм суның спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тора.

- Кайбер Көнбатыш илләренең Россиягә үз продукцияләрен җибәрүгә санкция игълан итүләре сәбпле, республика әлеге илләрнең товарларын алыштыру буенча җитди эш алып бара. Билгеле проектлар исәбенә Түбән Камада нефть эшкәртү комплексы - ТАНЕКОны һәм кайбер нефть-химия предприятиеләрен төзү керә. Мондый проектларның нәтиҗәсе булып, ә алар республикада бердәнбер түгел, салым базасын арттыру, өстәмә эш урыннары булдыру тора. Бернигә дә карамастан, республика үсештә. Барлык әһәмиятле күрсәткечләр буенча Татарстан беренче бишлектә, - дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Кыскача район үсеше белән таныштырган район башлыгы Рөстәм Нуриев узган елда районның тулаем территориаль продукт буенча биш миллиард чиген атлап чыгуын, һәм инде 2015 елның беренче ярты еллыгында ук әлеге күрсәткечнең 2 миллиард 650 сум тәшкил итүен билгеләп узды.

- Тулаем территориаль прдуктта сәнәгать өлеше 70 проценттан артык, - дип ассызыклады Нуриев. - Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә зур эш алып барыла. Әйтик, соңгы елларда заманча техника һәм җайланмалар сатып алу өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 200 миллион сум юнәлтелгән. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең минераль ашламалар һәм сыйфатлы орлык материалы куллануга мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәрде. Әмма безнең өчен иң әһәмиятлесе - мөгезе эре терлек баш санын һәм аларның продуктлылыгын арттыру. Район буенча тәүлек эчендә савылган сөт күрсәткече - 50 тоннадан артык. Төзелеш өлкәсендә дә күп нәрсә эшләнде. Республика президент программалары эшләве аркасында агымдагы елда гына да без утыздан артык объектка капиталь ремонт уздырдык һәм яңаларын файдалануга тапшырдык.

Очрашу ахырында исә эшләрендә аерылып торган якташларыбыз хөрмәтләнде. Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хатларын Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фирүзә Нәбиевага, "Нәбиуллин" КФХ башлыгы Илдус Нәбиуллинга һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-эндоскописты Фәрит Хәбибуллинга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев