Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир” операциясе үткәрелә

Җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү максатында 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр "Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир" профилактик операциясе үткәрелә.

Ведомстводан тыш сак бүлегендә билгеләп үтүләренчә, объектларга "объектка экстрен рәвештә полиция чакырту кнопкасы куелган" аншлаглары урнаштыру яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Операция барышында полиция хезмәткәрләре гражданнарның фатирларына кереп йөриячәк, аерым игътибар җинаять кылу урыннарына, корал хуҗалары фатирларының ныгытылганлыгына юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев