Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда ташчыларның һәм штукатур-малярларның осталыгы бәяләнде

Производство ярышының чираттагы конкурсы чәршәмбе, 28 октябрьдә, Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында төзелүче күп фатирлы йортларның берсендә узды.

Бу көнне ташчыларның һәм штукатур-малярларның осталыгы бәяләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин, конкурста катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлы хезмәт көне теләде. Конкурс шартлары белән инфраструктура үсеше бүлеге белгече Вадим Локтев таныштырды. Ниһаять, ярышларга старт бирелде һәм эш кайный башлады. Һөнәрманнар кулында авыр керамзит блоклар эремәгә тиз һәм җиңел ятты, аны ярдәмче эшчеләр чак-чак кына китереп өлгертте. Күз ачып, йомганчы стена үсеп чыкты. Икенче мәйданчыкта штукатур-малярлар үзләренең биремнәрен үтиләр иде - диварларны тел-теш тидермәслек итеп штукатурладылар. Сүз дә юк, барлык катнашучылар һөнәрманнарча эш башкарды, бу төзелешнең бездә ышанычлы кулларда булуын раслый. Әмма конкурс - конкурс инде ул һәм анда иң яхшылары булырга тиеш.

Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә. "Иң яхшы ташчы" номинациясендә беренче урынны Артур Даянов (ТАТ-РДС) яулады, икенче - Рамил Хаҗиев (Электросоединитель) һәм өченче - Азамат Батталов (ТАТ РДС). Катнашучы мактау кәгазьләренә Альберт Галимов (Урыссу химия заводы) һәм Әкьсән Фаздуллин (Электросоединитель) лаек булдылар. "Иң яхшы штукатур-маляр" номинациясендә беренче урында Зәмдирә Гусамова (Электросоединитель), икенче - Рамилә Камалова (ТАТ РДС) һәм өченче - Алинә Әхмәдишина (Элетросоединитель). Катнашучы мактау кәгазенә Татьяна Тихонова (ТАТ-РДС) лаек булды. Дипломнарны һәм акча сертификатларын Ренат Вәдигулин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев