Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның беренче көзге ярминкәсендә бөртекле культуралар иң үтемле товар булды

Узган шимбә иртәсендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта оештырылган көзге беренче ярминкәдә бөртекле культуралар иң үтемле товар булды.

"Нәбиуллин" фермер хуҗалыгыннан алып килгән бодай белән арпа кулга да тимәде, дип сөенчесе белән уртаклашкан Фәнис Гыйлаҗетдинов, бөртек сатып алучыларга товарны өйләренә үк илтеп бирүләрен хәбәр итеп, "КамАЗ" автомашинасы шоферы Айдар Хәйретдинов белән юлга кузгалды. Башка автолавкалардагы ашлык та бик тиз таралып бетте диярлек. Авыл хуҗалыгы коллективлары сатуга куйган кырчылык тауарының үтемле булуында, әлбәттә, сәүдә лавкаларының аз булуы да тәэсир итте. Район үзәге халкына ит тәкъдим иткән җитештерүчеләр дә бу көнне артык күп булмады. Һәрвакыттагыча, Иске Каразирек авылыннан фермер Котловскийлар сатуга сыйфатлы ит белән чыккан иде. "АгроМир", Тукай исемендәге җәмгыятьләр тәкъдим иткән ит киштәләре яныннан да кеше өзелмәде.

Өлкән яшьтәге ханымнарның берсе итнең кыйммәт булуына дәгъва белдереп, башка елларда аның ярминкәдә очсызрак хаттан сатылуын искәртте. Урыссу базарында итнең килограммын 290 сумнан сатуларын, күрше Октябрьский каласы базарында тагын да кыйммәтрәк торуын исәпкә алсак, район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең һәр килограмм ит өчен 270 сум сорауларын, бүгенге базар шартларыннан чыгып фикер йөртсәк, гадел бәя дияргә була. Шулай инде, туй үпкәсез узмый.

Район кулланучылар берлеге, хәзерләү конторасы коллективлары урыссулыларга көзге муллыкның киң ассортиментын тәкъдим итте. Алар киштәләрендә бәрәңге, кызыл чөгендер, кишер, кәбестә, суган, хәтта урман җимешләре - мәтрүшкә, гөлҗимеш, мунча себеркесе - бар да бар иде. Сатып алучылар күңеленә Сарман җирләрендә үскән гәрәбәдәй бәрәңге, күрше Московка бистәсеннән алып килгән сөт продукцияләре дә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев