Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның иң яхшы укучылары чыршы бәйрәменә җыелдылар

Күптән түгел район мәдәният йортында үзләрен укуда, спортта социаль әһәмияттәге эшчәнлектә күрсәткән мәктәп укучылары районның иң төп чыршы бәйрәменә җыелдылар.

Балалар әкият персонажлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, шигырьләр укыды, җырлар җырлады. Кыскасы, күңел ачтылар. Концерт номерлары аша үз мәктәпләре белән таныштырган укучыларның иҗаты Кыш бабайның күңеленә хуш килде, ул аларга татлы призлар бүләк итте. Әмма балалар күңел ачып кына калмыйча, игътибар белән тыңларга да сәләтле булды. Тантана сәбәпчеләрен Яңа ел бәйрәме белән котлаган район башлыгы, һәрвакыттагыча, ышадырырлык итеп сөйләде.

- Бүген бу залга район мәгариф учреждениеләренең иң яхшы

вәкилләре җыелган, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. - Сезнең алда яткан мөстәкыйль юл - бу язылмаган чиста дәфтәр бите. Белем алу, хезмәт һәм җәмгыятьнең кире чагылышларына каршы тора алу ихтыяры һәрвакыт йомшаклыктан өстен булсын, ул теге яки бу дәрәҗәдә һәрберебездә булырга мөмкин. Минем кешенең иң зур җиңүе - ул үз җитешсезлекләрен, кимчелекләрен җиңүе булуын искәртәсем килә. Бөтен кеше дә предприятиеләр эшчәнлегенә җитәкчелек итә, үз эшен ача алмый, әмма һәркем киң мәгънәсендә кеше булып кала ала. Сезнең юл һәрвакыт максатлы булырга тиеш. Тормышын максатсыз уздырган кеше - бәхетсез кеше. Төрле коткыларга, шул ук алкогольгә хирыслык, бушлыктан башка берни дә бирми. Ә сезгә көчле, сәламәт булырга кирәк. Яңа ел белән, сезне, укучылар! Хыяллана һәм хыялыгызга таба дөрес бара белегез.

Бәйрәм хөрмәтләүләрдән башка да узмады. "Туган җиреңдә кирәк бул" район программасы кысаларында игълан ителгән "Өйгә кайту" иншалар конкурсы җиңүчеләре дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булды. Беренче урынны Каразирек укучысы Светлана Измайлова яулаган, икенче урын берьлы ике конкурсантка - Акбаш мәктәбе укучысы Регина Галиевага һәм Әбсәләм мәктәбе тәрбияләнүчесе Алия Шакировага бирелгән, өченче урында - Бәйрәкә мәктәбе укучысы Гөлшат Мөхәммәтҗанова. Моннан тыш, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхеретдинова балалар хәрәкәте активистларына, Балалар район думасы депутатлары - Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучылары Ильянора Гыйлаҗевага һәм Динар Иламовка мәгариф бүлегенең рәхмәт хатларын тапшырды. Ә бәйрәмнең иң югары ноктасы - Яңа ел бүләкләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X