Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Регина Мөхәммәтҗанова һәрвакыт укытучы булырга теләгән

Регина Мөхәммәтҗанова бары икенче елын укытучы булып эшли, әмма инде хәзердән үк башка белгечлек буенча эшләвен күз алдына да китерә алмавын төшенгән: яшь мөгаллимә Урыссудагы 3 санлы мәктәптә рус теле һәм әдәбиятен укыта.

- Сез ни өчен яңадан Урыссуга әйләнеп кайттыгыз? - дигән сорауга бистәдә туып-үскән Регина ялган тыйнаклыктан башка түбәндәгечә җавап бирде:

- Шуны билгеләп үтәсем килә, шул ук Казанда, мин үземне хәтта югары уку йорты талибәсе итеп тә күз алдына китерә алмадым. Зур шәһәрләр кызыктырмый мине. Бәлки баналь яңгырар, әмма зур шәһәрдә бәләкәй кеше булганчы, кечкенәрәк шәһәрдә зур кеше булуың артык. Тормыш шартлары шулай килеп чыкты ки, мин, Алабуга педагогия университетын тәмамлаганнан соң, якташыма кияүгә чыктым, икенчедән, күптән эш башларга хыялланып йөргән мәктәбемдә эш урыны булды.

Регина Илкам кызы бүген 5 сыйныфларда эшли. Өстәвенә, аңа педагог-оештыручы вазифасы да йөкләнгән.

- Сезгә сәгатьләр өчен көрәш танышмы? - дигән мәкерле сорау бирүдән тыелып кала алмыйм.

- Юк, әлеге сорау биредә һәр укытучының мәнфәгатен исәпкә алып, бергәләп хәл ителә. Һәм, гомумән, мин әйбәт коллективларга гына эләгәм - безнең сыйныфыбыз да тату иде, студентлык чорында биш ел дәвамында мин тулай торакта яшәдем һәм мине яхшы дуслар һәм педагоглар гына "чолгап алган" иде. Ә хәзер менә бик шәп коллективка эләктем.

Мөхәммәтҗанова сүзләре буенча, аның тәрбияләнүчеләре дә төрле яклап үсеш алган. Укучылар без алар яшендә белгәннән күбрәк беләләр, бу зур бурычлар йөкли, ди. Фикер сөреше буенча хөкем йөртсәк, Регина Илкам кызы бик "дөрес" кеше. Аны әти-әнисе, зур апасы, укытучылары шулай тәрбияләгәннәр. Ул үзен китаплар укырга яратучы өй кешесе дип атый. Классика аның өчен эч пошыргыч түгел, киресенчә, нәкъ менә анда күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин.

- Бәлки Япониядә билгеле яшькә җиткәнче балага "сүз әйтергә" ярамый да торгандыр, - дип фикер йөртә ул, - безнең тәрбияләнүчеләргә исә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын аңлату балачактан ук мәгъкуль. Юкса, пычрак күлләвекләргә керергә омтылыш аларда еллар узгач та кимемәс.

Яшь педагог, инде гаиләсе - тормыш юлдашы һәм кечкенә улы да булган хуҗабикә үз йортында яши. Дөресрәге, алар төзелеш алып баралар һәм йорт яны участогында хезмәт куялар. Ял итү шул була да инде. Начар ял итми. Чөнки яшьтән үк җирдә эшләргә өйрәтелгәннәр. Балачагыннан Байлар авылындагы әби-бабасына булышып үскән, ире - тумышы белән Каклы-Күл авлыннан. Рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәтне исә мәктәп укытучысы Наталья Ганиева тәрбияләгән. Менә шулай, өлкәннәр нәсыйхәтен тыңлый һәм ишетә белсәң, чын укытучы булачаксың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев