Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика студент отрядларының 50 еллык юбилеен үткәрделәр

Казан шәһәренең халыкара мәгълүмати үзәгендә "Буыннар слеты" дип аталган республика форумы узды. Ул республика студент отрядларының 50 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланды.

1963 елда Казан инженер-төзүчеләр институтының ВЛКСМ комитеты тарафыннан ректор һәм партком ярдәме белән Татарстан тарихында беренче тапкыр җыелма отрядка берләштерелгән студентларның өч чирәм җирләр отряды формалаштырыла. Моның белән республиканың студентлар хезмәт хәрәкәтенә башлангыч салына. Форум эшендә ветераннар, төрле эшчәнлек юнәлешендә эшләүче студент отрядларында катнашучылар арасыннан, яшьләр җәмәгать оешмалары активистларыннан, министрлыклар, ведомстволар, Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләреннән 1200 делегат катнашты. Безнең районны форумда яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X