Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада һәм районда “Җәяүле” кисәтү операциясе бара

Республикада, шул исәптән районда "Җәяүле" кисәтү операциясе бара.

Агымдагы елның сигез ае эчендә Татарстанда юл-транспорт вакыйгасында 98 җәяүле һәлак булган. Көзге айларда, җәйгә караганда, транспорт һәм җәяүлеләр агымы чагыштырмача арту, көн озынлыгы кыскару, өстәвенә явым-төшемле һава торышы еш тору сәбәпле, аварияләргә юлыгып гомерләре өзелгән җәяүлеләр саны 30 процентка арта, дип хәбәр итте район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре. Шул сәбәпле алар тагын бер кат җәяүлеләргә юл аркылы бары тик махсус каралган урыннардан, юл чатларында исә тротуар яисә юл чите линиясе буенча гына чыгарга кирәклеген искәртә. Ничек кенә булмасын, куркыныч тудырмавына инангач кына машина юлын аркылы чыгу сәламәтлекне, кайвакыт гомерне дә саклап кала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев