Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия буенча балаларга ярдәм күрсәтү фондының ышаныч телефоны эшли

Россия Федерациясендә Авыр тормыш шартларына дучар булган балаларга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны 8-800-2000-122 кертелде.

Теләсә кайсы торак пункттан стационар яисә кесә телефоныннан әлеге номерга шылтыратып чыккан очракта, балалар, үсмерләр, аларның әти-әниләре, башка гражданнар ашыгыч психологик ярдәм алала. Конфиденциальлек һәм бушлай - балалар ышаныч телефонының төп принциплары. Фонд ел саен "Ышанырга вакыт" Бөтенроссия акциясе уздыра, аның кысаларында 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр мәктәпләрдә укучылар һәм укытучылар аноним анкета тутыра. Әлеге гамәл авыр вәзгыятьтә калган балигълык яшенә җитмәгән балаларны иртә ачыклау һәм аларга ярдәм итүне максат итә. Барлык мәгълүмат Балаларны кырыс мөнәсәбәттән яклаучы милли фондка җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев