Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә җомга көнне хатын-кызларның эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итәләр

Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә. Моның өчен Җәмәгать палатасыннан башлангыч кирәк, дип белдергән "Русская служба новостей"га Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский.

"Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен кыскартылган эш көне уңайлы булыр иде. Без бу тәҗрибәне өйрәнеп карыйбыз. Кирәк булган очракта, без төбәкләргә җомга көнне хатын-кызлар өчен сәгате кыскартылган эш тәкъдим итәргә әзер. Бу хезмәт турындагы законнарда бар һәм төбәкләрнең вәкаләтләре моны эшләргә рөхсәт итә", - ди Рязанский.

Җәмәгать палатасында Россия хатын-кызлары өчен җомга көнне эш сәгатен кыскарту башлангычы белән кызыксынганнар инде. "Минемчә, бүген әлеге тәкъдим закон чыгару башлангычы булырга хокуклы", - дип белдергән Җәмәгать палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм гражданнарны тормыш сыйфаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак. Аның сүзләренчә, закон чыгару башлангычы якын арада эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев