Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыйлар яңа бинага күченәчәкләр

Тиздән Урыссу бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылачак.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе итеп үзгәртеп корылырга тиешле Урыссу гимназиясенең элекке бинасында ишекләр, сантехника җиһазлары, балалар мәйданчыклары һәм инвентарь яңартылган. Мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов сүзләренә караганда, яңа балалар бакчасында 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 130дан артык сабый тәрбияләнәчәк. Пионер урамы буенча урнашкан 1 санлы балалар бакчасы да үз эшчәнлеген дәвам итәчәк: биредә берничә төркем эшләячәк. Шуны искәртәбез, 2011 елның февралендә район үзәгендә 80 бала йөрерлек "Йолдызчык" балалар бакчасы да ачылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X