Сарманда яшәүче Рәхимхул абый сайлауларга велосипедта килгән
Сигезенче дистәсен ваклаган Рәхимхул Әбдиев сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Шуңа күрә, сайлауларга да велосипедта килергә булган.
«Монда тумасам да, Татарстанны, бигрәк тә Сарманны үз иттем. Үз тавышымны дуслык, тынычлык өчен бирдем», - диде ул һәм тимер атына утырып, мәчеткә намазга җилдертте.
#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума #ЗОЖнаВыборах
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев