Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау: элек һәм хәзер...

Быелгы сайлаулар шактый үзенчәлекле. Тормыш шартлары адәм балалары көнкүрешенә байтак яңалыклар кертә.

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

Заманча техника үсеше бер хәл. Иң читене – коронавирус зәхмәтенә кагылышлы үзгәрешләр. “Их, кайда икән безнең яшь чактагы шаулап-гөрләп торган сайлаулар. Чын бәйрәм иде бит ул чакларда!”, дип уфтанып та куя кайбер өлкән буын вәкилләре. Нишлисең, вакыты шундый. Пандемиягә сәбәпле саклану чараларын төгәл үтәргә туры килә, башкача булмый...
Ә шулай да, хыял канатларында гына булса да, элеккеге сайлаулар чорына кайтып әйләник әле. Апа-абыйлар белән сагынычлы хатирәләрне яңартыйк. Вакыт тәгәрмәчен артка таба этәрик. Киттек!

Әминә

-Элек сайлаулар чыннан да бәйрәм иде бит ул. Халык көтеп ала иде ул мәлләрне. Шәхсән миңа яшьтән үк җәмәгатьчелек эшләрендә “кайнарга” туры килде. Агитатор, заседатель, сайлау барышында тавышка хокуклы күзәтүче... Шәһәр советы депутаты да булдым заманында. Депутат бик тә абруйлы иде бит ул чорда. Җаваплылык турында әйткән дә юк. “Кешегә файдаң тиярлек булса гына эшкә тотын. Ярдәм итәлмисең икән, бушка вакыт уздырып йөрмә!” Үземә тормыш кагыйдәсе итеп алган идем шул девизны, гомергә тугры калырга тырыштым. Күпләребез шулай янып-илһамланып хезмәт куйды. Исем-дан, шөһрәт өчен генә йөргән депутатлар да бар иде анысы. Кеше идеаль түгел лә... Шулай бер ханым хәтердә калган. “Их, эше булмасын иде аның!”, дип әйтеп куя иде вакыт-вакыт. Хәер, андыйлар барыбер да сирәк булгандыр, минемчә. Мәшәкате күп иде бит җәмәгатьчелек эшенең. Төп хезмәтеңдә дә өлгәшергә кирәк. Ял көннәре гомумән сирәк эләгә иде. Халык контролендә эшләргә, еш кына төрле оешмаларда тикшерүләр үткәрергә дә туры килде. Уйласаң, эчкечеләрне исәпкә алу да безнең өстә иде хәтта! Тик шулай да үкенмим. Искә алырдай чаклар җитәрлек. Шулай, мәктәпләрнең берсендә ихата яңартырга, канализация алыштырырга куштылар. Оешмадан-оешмага аз чабарга туры килмәде! Тагын бер очрак. Кемдер шәхси йортын салып куйган да, якын-тирәдә яшәгән балаларга уйнарлык урын да калдырмаган. Тиз арада хәстәрен күрергә, балалар мәйданчыгын ясарга кирәк булды. Уйлый китсәңме... Аның каравы, эш нәтиҗәсен күреп куанасың, тырышлык бушка китмәде, дип сөенәсең. Хәзерге депутатларга да шуны әйтәсе килә: кешеләр өчен тырышыгыз, биргән вәгъдәгездә торыгыз. Шул очракта гына халык ышанычын яуларсыз.

Фәйзрахман бабай

-Мин шактый өлкән яшьтә инде хәзер. Быел 95 яшем тула, Алла боерса. Байтак гомер яшәлгән... Унҗидем дә тулмаган иде әле, сугышка киттем. Польшаны, Белорусияне азат итүдә катнаштым, Берлингача җиттем. Сугыштан соң нефтьче булып эшләдем, читтән торып пединститут беттем. Укытучы, мәктәп директоры булдым. Сайлаулар турында әйтәсем килә. Гел сайлау комиссиясе рәисе булып тордым, тырышып эшләдек, бик мактыйлар иде үзебезне. Ныклап әзерләнә идек бу чарага. Үрнәкле сайлау участогы булдык. Төнге берләргә кадәр бара иде тавыш бирүләр. Укучылар белән концерт куябыз. Сайлаучылар кайтып китми, безне көтәләр. Яшьләр җырлый, бии, без дә кушылабыз. Сөйләшәбез рәхәтләнеп, аралашабыз. Тәмләп чәйләр эчәбез. Чын бәйрәм! Ул чакларда бөтен халык ашкынып килә иде тавыш бирергә, “сайлыйбыз, сайлыйбыз!”, дип... Замандашларга әйтер сүзем: һәрберегез актив рәвештә сайлау участокларына барыгыз, үзегез теләгәнчә сайлагыз. Бу ил киләчәге өчен кирәк, шуны аңлагыз. Яшьләргә бигрәк тә кагыла, киләчәк алар кулында бит. Төптән уйлагыз шул хакта, балакайларым.

Руслан

-Истә, сайлау участокларына кергәндә дәртле-матур көйләр каршылый иде. Бәйрәмчә киенгән, көләч йөзле кешеләр тавыш бирергә агыла. Төрле әйбер-мазар, камыр ризыклары белән тулы лареклар үзенә чакырып тора. Өйдә калган бала-чага түземсезлек белән ул тәмле-татлы күчтәнәчләрне көтеп ала. Иң мөһиме – халык сайлауларга үз ирке белән килә, якты киләчәккә ышана иде бит. Ул өметләрнең күбесе акланмады аклануын, нишләтәсең, гел без дигәнчә генә
бармый тормышлар...
Земфира
-Сүз дә юк, күңелле иде элеккеге сайлауларда. Урамнарда җыр-көй агыла. Кешеләр иң яхшы, “кешелеккә генә саклап тоткан” киемнәрен сандыктан чыгара, ясана-төзәтенә. Уен-көлке, концерт номерлары иртәдән кичкә кадәр тынмый. Бар халык рәхәтләнеп күңел ача иде! Нинди бәхетле чаклар булган икән бит...

Наҗия

-Төрлечә уйланам, баш ватам үземчә. Ниһаять, шундый нәтиҗәгә киләм: совет чорындагы сайлауларда нигә шулай күңелле булган дисез? Кеше киләчәктән бөтенләй курыкмый иде бит! Менә шунысы иң мөһиме булган да инде. Партия, ил җитәкчелегенә ихластан ышана идек. Киләчәк гел якты йолдыз сыман балкый: уку, медицина бушлай; яхшы, озак еллар эшләгәннәр квартирга өмет итә ала. Аннан соң күпчелекнең эше, эшләргә теләге бар иде. Менә шул хезмәт сөючәнлекне тәрбияләргә кирәк бүгенге балаларда!

Алия һәм Рәсим

-Без тулы гаилә исеменнән әйтергә телибез. Элек халык бердәм иде. Хезмәт кешеләрен сайлый идек. Эшчеләр сайлаулардан соң хезмәт урыннарына кире кайта, элеккечә эшләвен дәвам итә. Телевизордан нинди кызыклы тапшырулар күрсәтә иделәр. Чын кешеләрне, абруйлы хезмәт ияләрен мактыйлар, алар турында кинолар төшерәләр. Ә хәзер? Телевизорны кабызырга куркыныч. Җан өшеткеч яңалыклар, куркыныч фильмнар, үтереш-талау... Яшьләр кредитка, бурычка бата. Өстәвенә коронавирустан ни көтәргә дә белгән юк. Уңай якка үзгәрә генә күрсен тормышлар... Безнең фикер: сайлауларда мотлак катнашырга кирәк! Ил киләчәге халык кулында булырга тиеш, онытмыйк шул хакта!

Рәсилә

-Әйе, мин дә булдым кайчандыр депутат... Бәләкәй генә авылда эшләдем яшь чакта. Укыган, белемле кеше аз иде. Зур эшләр йөкләттеләр үземә. Өйрәнергә туры килде... Сайлаулар күтәренке кәефтә үтә иде, сүз дә юк. Халык үзе теләгән, лаеклы дип тапкан кешеләрне сайларга омтыла. Сиңа ышанычын белдерә. Акламый ярамый! Хәтта төннәрдә өйгә киләләр иде. Ире хатынына кул күтәргән, бала-чагасын куып чыгарган. Кемдер хәсрәтеннән үзенә урын тапмый, эчен бушатасы, туйганчы сөйләшәсе килә. Һәркайсының үз кайгысы, гозере, күз төбәп сиңа килә, ихтирам итә. Әле искә төшсә, аптырыйм, яшь, тәҗрибәсез кыз идем бит ул чакларда. Ничек курыкмадым икән? Җаваплылык хисе зурдан булгандыр ахрысы. “Мин моны эшләмәсәм, башка кем эшләр?!” Шушы сорауны алга куя идем дә, әйдә генә инде... Хәзерге депутатларга да җиңелдән түгел, аңлыйм. Үз мәшәкатьләре баштан ашкан. Халык абруен яулау бик тә авыр мәсьәлә... Коронавирус дигәннәре дә бигрәк яман, моңачы ишетелмәгән-күрелмәгән афәт. Тик өметсезлеккә бирелергә ярамый барыбер. Өлкән буын башыннан ниләр генә үтмәгән, сыгылып-бөгелеп төшмәгәннәр бит. “Безнең урамда да бәйрәм булыр әле”, дигән әйтем ошый миңа. Булыр, нишләп булмасын. Ышанычны югалтмыйк!
... Әйе, һичшиксез килер ул Бәйрәм. Караңгы төннән соң якты таң ата. Авырлык артыннан җиңеллек килә. Адәм баласының хәтере шулай корылган, кичәгесе ифрат матур күренә, бүгенгесе әллә ни ошап та җитми кебек. Әмма ләкин кешене Өмет яшәтә, һаман да алга таба этәрә. Тормыш дәвам итә. Сайлаулардан соң ни булыр, анысын киләчәк күрсәтер. Яхшыга өметләник һәрхәлдә. Шәхсән мине куандырганы – әңгәмәдәшләрем арасында битараф-хушкүңеллеләрнең булмавы. Ялтыравык сүзләр артына яшеренмиләр, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә омтылалар. Ә бу инде, килешәсездр, аз түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев