Сайлау - һәр кеше өчен зур вакыйга ул
Әйе, аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен. Үз аягында йөргәннәре иртәнге якта ук тавыш бирергә ашыкты, ә кемнәргә хәрәкәтләнү авыррак, алар өйләрендә сайлады.
Өйдә тавыш бирү бик гади дип күз алдыгызга китергәнсездер дә... Алай түгел икән шул. Олы яшьтәгеләрнең, тавыш бирүдән тыш, кешеләр белән аралашырга тели. Һәрберсенә игътибар, җылы сүз кирәк. Әйе, аларның әледән-әле тормыш китабы битләрен актарасы, яшь буынга әйтеп калдырасы сүзләрен сөйлисе килә...
Менә Ютазы авылында гомер итүче хөрмәтле ветераныбыз, безнең мәкаләләребезнең даими каһарманы Мөхтәрәмә Хәйретдинова да бүген өендә тавыш бирде.
- Без үзебезнең өлешкә төшкән барлык авырлыкларны кичердек, түздек, сыгылып төшмәдек, - ди Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы, - тормышның яхшы якка үзгәрүенә ышандык. Киләчәк буын тагын да яхшырак яшәсен, без күргәннәрне күрергә язмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев