Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суда йөзүче кыргый кошларга 5 декабрьгә кадәр ау рөхсәт ителгән

«Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.


 

4 сентябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр суда йөзүче кошларга — казларга, үрдәкләргә ау рөхсәт ителгән.

«Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораториясенә китерелә. Кош гриппына тикшерү буенча барлык нәтиҗәләр бүгенгә тискәре», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул аеруча кыргый үрдәкләр вирус таратучы булып саналганын искәртте. Кош гриппы терлек азыгы, транспорт, терлек җәймәсе, каурый һәм башка бик күп әйберләрдән йогарга мөмкин.

Габделхак Мотыйгуллин барлык кош ветеринария документлары белән сатылырга тиешлеге турында кисәтте. Кошның авыру билгеләре ачыкланса, ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә, мөстәкыйль дәваланмаска киңәш итте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев