Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бурсыкка ау сезоны ачыла

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада бурсыкка ау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Ау кагыйдәләре нигезендә, бурсык аулаганда түбәндәгеләр тыела:

- даими бала үстерә торган өннәрне җимерү һәм казу, ау вакытында кулланыла торган өндәге этләргә ярдәм күрсәтү өчен өннәрне өлешчә казудан тыш (ау тәмамланганнан соң, өннәрнең казылган өлешләре тулысынча балчык белән күмелергә тиеш);

- корыч дугалы аякларыннан эләктереп тота торган стандарт капкыннарны куллану;

- һәвәскәр һәм спорт аулары вакытында утлы сырлы озын көпшәле ау коралын һәм 8 миллиметрдан артык калибрлы сырлы көпшәле катнаш утлы ау коралын куллану;

- элмәкләр куллану;

- пневматик ау коралын куллану;

- ятьмәләрне һәм ятьмәләрдән ясалган аулау җайланмаларын куллану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X