Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР бала хокуклары буенча вәкилләре, район башлыгы бала алган гаиләләрдә туган сорауларны чиштеләр

Сишәмбе көнне район җитәкчелеге дәрәҗәле кунаклар кабул итте.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин, әлеге тармакларда эшләүче башка белгечләр үз вәкаләтләренә хас сораулар белән район башлыгы Рөстәм Нуриев белән генә очрашып калмадылар. Алар асрамага бала алган гаиләләрдә туган вәзгыятьләрне чишү максатында әти-әниләрне дә кабул иттеләр. Эш көне ахырында кунаклар Урыссуның коррекцион мәктәп-интернатында булдылар. Быел капремонт кергән йокы корпусында тудырылган шартлардан башкала чиновниклары, асылда, канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев