Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тротуарларда кар кимеде

Узган җомга, 25 гыйнварда, районның сәнәгать предприятиеләре һәм башкарма комитет эшчеләре бердәм булып Урыссу бистәсе тротуарларын кардан чистартырга чыктылар.

Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, кар күп яуган көннәрдә юл хезмәтләре техника йөрүче юлларны үз вакытында чистартсалар да, тротуарлар кар астында калдылар. Кар җыештыру техникасы эшләп узганнан соң аларда гомумән көртләр барлыкка килде. Тротуарларны чистарту үзенә махсус техника таләп итә, кызганычка ул безнең юлчыларда әлегә юк. Нигездә, кул хезмәте кулланылса да, предприятиеләр тарафыннан 20 берәмлек КамАЗ машиналары бүлеп бирелде. Тротуарлардагы кар газоннарга ташланды, шул ук вакытта бистәдән 180 кубометр кар читкә чыгарылды. Бу көнне "Урыссу җылылык челтәрләре", "Электросоединитель", "Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе", "Дорстрой" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре, "УГРЭС", "Уруссу-Водоканал" акционерлык җәмгыятьләре, "Теплосервис" МУП, Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе, мәдәният, мәгариф һәм яшьләр бүлекләре эшчеләре яхшы эшләделәр. Хәзер җәяүлеләргә, аеруча бала арбалары белән саф һавада йөрүче әниләргә тротуарлардан үтүе чагыштырмача җиңеләйде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев