Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучы - тумыштан бирелгән сәләт

Шимбә көнне район мәдәният йортында район укытучылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова укытучыларны бәйрәм белән котлады. Ул балаларны укыту эшенә зур өлеш керткән, укучыларның район, республика һәм Россия бәйгеләрендә уңышлары өчен гимназия, мәктәп-интернат, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре коллективларына, ветеран укытучыларга рәхмәтен белдерде. Сәхнәгә белем бирү эшчәнлегендә хезмәтләре өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары, Ютазы муниципаль районы советы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, район мәгариф бүлеге, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы тарафыннан бүләкләнүче укытучылар чакырылды. Район газетасында исемнәре инде басылган укытучылардан тыш, Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы А. Әхмәдишина, Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы мөдире Л. Шафигуллина, Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Р. Зарипова, Урыссуның 6 санлы балалар бакчасы мөдире Н. Майорова, Подгорный төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы В. Нәфыйкова, Урыссу мәктәп-интернатының технология укытучысы И. Абрамова, Үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш белгече Г. Кечина, Урыссу мәктәп-интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы Л. Әхмәтҗанова, Урыссуның 4 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ю. Габбасова, Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л. Фәттахова, Урыссуның 2 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы С. Ягъфә-рова, Мәгълүмати-методик үзәкнең укыту дисциплиналары буенча методисты А. Кадыйрова, Кече Урыссу балалар бакчасы тәрбиячесе З. Минһаҗева, Урыссуның 2 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе профсоюз комитеты рәисе Ю. Дениварова, Урыссуның 4 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры И. Хәйретдинов билгеләнеп узылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г. Белалова, район мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре профсоюзы рәисе В. Орехова укытучыларга җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларның сүзләре буенча, укытучы - белем бирү процессында иң әһәмиятле кеше. Бернинди заманча техник чаралар да аның кызыклы дәресләрен алыштыра алмый. Укытучы - һөнәр генә түгел, тумыштан бирелгән сәләт ул. Укытучылар балаларны гына укытып калмыйча, шулай ук җәмәгать эшчәнлегенең үзәгендә кайнаучы кешеләр, алар, армый-талмый эшләп, үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручылар. Өлкән яшьләренә карамастан, В Новикова, В. Воробьева, Г. Евсеева, В. Киселева, Я. Сәетгәрәева, Л. Вәлиәхмәтова, Н. Павлова, З. Глушкова һәм башкалар, шундыйлардан. Үз чиратында, ветеран укытучылар советы рәисе В. Новикова аларга игътибар күрсәткәннәре, бәйрәмнәргә, сыйныфтан тыш һәм башка чараларга чакырулары өчен үзләренең яшь дәвамчыларына рәхмәтен белдерде. Октябрьcкий шәһәреннән, Серафимовка бистәсеннән яшь артистлар укытучылар хөрмәтенә концерт куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев