Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урман патшалыгында тынлык

Яңа ел бәйрәмнәре чорында нарат һәм чыршыларны үз белдекле кисү очраклары теркәлмәгән.

Ютазы урманчылыгы хәбәр итүенчә, полиция вәкилләре патрульлек иткәннәр. Урманчылар алдында бүген 4,5 мең килограмм нарат чикләвеге җыю планы тора. Әлеге чикләвекләр, симәнә материалы буларак, тишелешкә аттестация узарга тиеш булалар. Моннан тыш, көл җыю, язын кырмыска ояларын киртәләп алу, урман буйларыннан минерализация полосалары яру, сыерчык оялары урнаштыру буенча эшләр билгеләнгән. Урман патшалыгында иминлек булсын өчен күп эшләргә кирәк, дип белдерделәр Ютазы урманчылыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X