Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсе хәрби-учет өстәле белгеченең хезмәте лаеклы бәяләнде

Күптән түгел Урыссу бистәсе хәрби-учет өстәле әйдәүче белгече Наталья Дениваровага район башлыгы Рөстәм Нуриев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатын тапшырды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, белгечнең казанышларын тану алдыннан ике чара булып узган. Аларның берсе агымдагы елның апрелендә үткән һәм бу РФ Генштабының Татарстанның өч районы - Ютазы, Әлмәт һәм Сарман районнарын тикшерүе булган, аның нәтиҗәләре буенча безнең республика беренче урынны алган. Ягъни Татарстан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби идарәсе органнары тарафыннан үткәрелгән хәрби учетны башкаруны иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурста җиңүче булган.

Икенче чара - ТР мобилизацион органнары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында ТР Министрлар Кабинетының күчмә киңәшмәсе үтү. 2015 елның 15 апрелендә Мамадышта узган киңәшмәдә Дениварова ТР хәрби комиссариатының грамотасы һәм ТР Министрлар Кабинетының кыйммәтле бүләге белән билгеләнә. Аның казанышлары шунда, 2014 ел нәтиҗәләре буенча, җирле үзидарә органнары арасында Урыссу бистәсе муниципаль берәмлеге запастагы гражданнарның башлангыч хәрби учетын тормышка ашыруны иң яхшы оештыру буенча республика конкурсында җиңүче булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев