Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсенең яңартылган юлларында яңгыр сулары канализациясе сафта

Район халкы һәм аның кунаклары Урыссу урамы юлын үзгәртеп ясау буенча башкарылган күләмле эшләрне лаеклы бәяләде: бу юл бүген бөтен таләпләргә дә туры килә.

Шулай да берникадәр вакыт элек бу урамда яңгыр һәм кар сулары җыелып торуның шаһиты булган кайбер урыссулылар яңа юлда яңгыр сулары канализациясе бар микән дип борчыла. Без бу сорауны "Төзекләндерү" муниципаль унитар предприятиесе директоры Олег Мостаевка юлладык.
- Баштан ук шуны әйтергә кирәк, яңа юл бер скатлы, ягъни явым-төшемле һава торышында су яңгыр сулары канализациясенә таба агачак. Сүз уңаеннан, канализацмя гамәлдә. Юл инде көчле яңгырлар белән сыналды. Яңгыр сулары канализациясен без Октябрьскийдан чакыртылган махсуслаштырылгын оешма көче ярдәмендә чистарттык, өр-яңа яңгыр сулары кабул итү җайланмалары урнаштырдык. Моңа кадәр, юл басылып, биеклеге яңгыр сулары канализациясеннән дә хәтта түбәнрәк булу сәбәпле, канализация су агымын җыеп бетерә алмаган. Бүген вәзгыять төзәтелде. Сүз уңаеннан, кайвакыт Урыссу халкын аңлап та бетереп булмый. Күптән түгел "изге күңелле" кешеләр Ленин урамындагы яңгыр сулары кабул итүче җайланмаларны монтаж күбеге белән томалап чыгуы билгеле. Нинди максаттан? Аңлашылмый, - дип җавап кайтарды белгеч.
"Безнең гаилә" сәүдә үзәге янында юл билгеләре урнаштыру - тәгаен җавап таләп итә торган тагын бер сорау. Асылда, кибет белән янәшә юлны кисеп чыгуны тыючы тоташ линия сызылуы автомашина йөртүчеләрне аптырашта калдырды. Мостаев сүзләренә караганда, әлеге сорау шушы көннәрдә чишелеш табачак: подряд ошма "хаталар" өстендә эш алып барачак. Өстәвенә, якын киләчәктә урамнарда өстәмә юл билгеләре дә куелачак - шоферларга һәм җәяүлеләргә игътибарлы булырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X