Урыссу гимназиясе “Ышанырга вакыт” Бөтенроссия акциясендә катнашкан
Урыссу гимназиясе "Ышанырга вакыт" Бөтенроссия акциясендә катнашкан.
Чара Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны эшли башлавына биш ел тулуга багышланган. Классларда сыйныф сәгатьләре узган, аноним анкеталаштыру үткәрелгән. Тугызынчы сыйныф укучылары белән психолог Оксана Сафина катнашуында "Балаларга ышаныч телефоны кирәкме?" темасына диспут оештырылган. Малайлар һәм кызлар ышаныч телефоны эшләү принциплары турында белде, психолог белән нинди вәзгыятьләрдә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк булуы турында киңәш-табыш корды, дип хәбәр итте уку йортыннан Зилә Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев