Урыссу гимназиясендәге “Сәләт” клубы әгъзалары ватанпәрварлык зиһене тудыру буенча чара оештырган
Урыссу гимназиясендәге "Сәләт" клубы әгъзалары ватанпәрварлык зиһене тудыру буенча чара оештырган.
Малайлар һәм кызлар "Татарстан - туган ягым" уен-викторина уздырган. Әлеге чара өчен махсус әзерләнгән тематик күргәзмә аша ике командага бүленгән балалар республикабызга читтән торып сәяхәт кылган. Уенда катнашучылар туган як тарихын, мәдәниятен белүдә ярышкан, алып баручыларның сорауларына җавап тоткан, тапкырлык һәм осталыкларын ачып салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев