Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу гимназиясенең укучысы Руслан Миңнуллин ТР Мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде

Узган ел ахырында район мәгариф учреждениеләрендә 29 предмет олимпиадасы үтте.

Муниципаль этапта районның 14 мәктәбеннән 1219 укучы катнашты. Шулардан 79 укучы җиңүче, 31е - призер булды. Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы, муниципаль туры җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча Урыссудагы 3 санлы мәктәп (26 җиңүче) һәм Ютазы мәктәбе (24 җиңүче) лидерлык итә. Аның йомгаклары буенча, татар теленнән һәм әдәбияттан иң яхшы нәтиҗәләрне Ютазы мәктәбе, Урыссу гимназиясе, Урыссудагы 3 санлы мәктәп, Бәйрәкә һәм Каразирек мәктәпләре иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

- Бездә сәләтле балалар, талантлы педагоглар шактый. Максатка юнәлешле, системалы эш кенә җитми. 12 гыйнвардан укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы старт алды, анда безнең укучылар да катнашты. Беренче нәтиҗәләр бар инде, - дип шәрехләде мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхретдинова.

Катнашучыларның берсе - район турында җиңүче, география буенча республика олимпиадасы призеры, мәгариф бүлеге һәм ТР Мәгариф һәм министрлыгы дипломнары белән бүләкләнүче, Урыссу гимназиясенең 8 сыйныфы укучысы Руслан Миңнуллин белән сөйләшәбез.

- Руслан, сиңа дәресләр хәзерләү һәм, аерым алганда, олимпиадага әзерләнү өчен күпме вакыт таләп ителә?

- Аз вакыт сарыф ителми, әмма бу ял итү өчен вакыт калмый дигән сүз түгел. Укырга, дуслар белән аралашырга, саф һавда булырга яратам.

- Яраткан шөгылең бармы соң?

- Маркалар, иске акчалар, значоклар җыю белән мавыгам.

- Син географияне яратасың икән...

- Башка предметлар белән бергә, географияне дә. Тарих, биология - шулай ук минем яраткан предметларым.

- Ничек уйлыйсың, өлкәннәр бу дисциплиналардан нинди мөгълүматны онытырга мөмкин?

- Мөгаен, күп нәрсәнедер. Әйтик, елгадагы секунд эчендә аккан суны кубометрларда исәпләүне, тарихны алсак, өлкәннәр бәлки беренче бөтендөнья сугышы чорында бер-берсенә каршы торучы берлекләр - Антанта һәм Өчле союз булганлыгын онытканнардыр, аннары Россия Антанта составыннан чыккан, ә Антантага башка берлектә торучы Италия кушылган, ул исә башта башка берлеккә кергән булган.

- Шәрехләүләр кирәкми. Шпаргакалар язасыңмы?

- Аларны язарга вакыт кирәк. Минем өчен аны өстәмә әдәбият укуга, энциклопедияләрдән мәгълүмат туплауга сарыф итү нәтиҗәлерәк. Русланны укыткан география укытучысы Зөләйха Огнева Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул, аерым алганда, түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

- Һичшиксез, Руслан сәләтле, басылып эшли белә торган бала. Аңа әти-әнисе дә күп ярдәм итә, өстәмә материал эзләргә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X