Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу-Каразирек-Югары Стәрле автоюлында фаҗига белән тәмамланган авария булган

Узган атнада районда ике юл-транспорт вакыйгасы булган. Шуларның берсе фаҗига белән тәмамланган.

ЮХИДИ бүлегенең юл һәлакәте куркынычсызлыгын пропагадалау буенча өлкән инспекторы полиция капитаны Тимур Кәримов редакциягә хәбәр итүенчә, Югары Стәрле - Каразирек - Урыссу автоюлының 36нчы чакырымында ВАЗ-21102 автомашинасы әйләнә. Автомобиль йөртүче куркынычсыз тизлек белән бармаган, кюветка төшкән һәм әйләнгән. Куркынычсызлык каешын беркетмәгән пассажирларның берсе арткы пыяла аша очкан һәм һәлак булган. Калган өч пассажир һәм автомашина йөртүче беркетелгән саклану каешларын беркеткән һәм зур булмаган тән җәрәхәтләре алган.
Бер көн узгач Урыссу урамында гр. А. исерек килеш ВАЗ-21102 автомашинасы белән идарә иткән. Тизлек режимын бозып, ул ихатага бәрелгән. Транспорт чарасы шактый зыян күргән, йөртүче һәм пассажир кечкенә яралар белән котылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев