Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу һәм Ютазы укучылары белән наркотиклар турында әңгәмә үткәрделәр

Наркотикларга каршы айлык чорында хокук саклау органнары хезмәткәрләре укучылар белән наркотиклар куллану һәм аларны кулланган өчен җаваплылык турында әңгәмә үткәрделәр.

Урыссу бистәсе һәм Ютазы авылы укучылары алдында наркотиклар белән көрәш буенча Бөгелмә районара Идарәсе хезмәткәре Марсель Гәрәев, Ютазы районы прокуроры урынбасары Гөләндәм Кәримова һәм "Форпост" яшьләр формированиесе үзәге директоры Джанна Волкова чыгыш ясады. Алар укучыларга наркоманнарның кыска гомерле булулары, аларның физик һәм психик халәтләре, наркотиклар кулланган һәм тараткан өчен җаваплылык, наркомания белән көрәштә хокук саклау органнары турында сөйләделәр. Әмма укучыларны аеруча кеше сәламәтлегенә наркотиклар тәэсире турында медиклар тарафыннан төшерелгән фильм дулкынландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев