Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь купюраларда Казан символларын урнаштыру өчен тавыш бирү буенча акция узды

Район мәдәният йорты мәйданында 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь купюраларда Казан символларын урнаштыру өчен тавыш бирү буенча акция узды.

Чараны оештыручы булып чыгыш ясаган район яшьләр бүлеге балалар район думасы, яшьләр парламенты әгъзаларын, музыкаль яктан сәләтле балаларны, район артистларын һәм актив яшьләрне җыеп, флешмоб һәм концерт уздырды, шулай ук акциядә катнашучыларны һәм узып баручыларны тавыш бирүдә катнашырга чакырды.
- Мин бүген сезнең белән әлеге бик күркәм кичәне уздыруга шатмын. Без бүген бердәмлектә үзебезнең илебезне, республикабызны яратырга әзер икәнлегебезне күрсәтәбез. Мин үзем тавыш биргәндә, әлбәттә инде, Казан өчен тавыш бирдем. Чөнки безнең зур Ватаныбызга мәхәббәт кече ватанга мәхәббәттән башлана. Әйдәгез әле, аңа үз тавышларыбыз белән булышыйк, - дип җыелучыларны өлкән буын вәкиле, элекке педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Рима Муллагалиева акциягә кушылырга чакырды.
Казан өчен дүрттән артык тавыш биргән акциядә катнашучыларга бүләк тапшырылды. Бу кичтә үз телефоныннын иң күп SMSны Сафия исемле кыз җибәргән. Акция безнең тавышларны - туган республикабыз башкаласын хуплавыбызны символлаштырган төсле шарларны һавага җибәрү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X