Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда яшәүче берәү наркотикларның зыяны турында үз тәжрибәсеннән чыгып сөйләгән

Наркомания - наркотик һәм психотроп матдәләрдән бәйле булган авыру. Наркомания белән авырган кеше - законга нигезле рәвештә медицина тикшерүе узганнан соң, "наркомания" диагнозы куелган шәхес.

Наркомания тәҗрибәле белгечләр катнашындагы медицина дәвалавы һәм тернәкләнү курсы таләп итә. Үз вакытында дәвалау ярдәменнән баш тарткан авыру гаиләсенә шактый зур зыян китерә. Бу коточкыч бәйлелектән мөстәкыйль рәвештә генә котылу мөмкин түгел.
41 яшьлек урыссулы Андрей хокук саклаучылар күзенә беренче кат кына чалынмый. Караклык өчен шартлы рәвештә сак астында булган гражданин кабаттан җинаять эше фигурантына әйләнә. Тикшерү барышында ул кул астындагы вак-төяктән үзе ясаган наркотик матдәләрне беренче ел гына кулланмавын әйтә. Ә организмны гайрәтләндерүче матдәләр, берсүзсез, кешенең һәм психик, һәм физик эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Наркомания белән авыручылар, гадәттә, эшкә урнашырга теләми, чөнки алар үзләренең яман гадәтләре һәм җәмгыять өчен куркыныч авырулары хакында хезмәт коллективына билгеле булыр дип курка. Андрейның сүзләренә колак салсак, ул да рәсми булмаган юл белән акча эшләгән. Бурычлары аны Урыссудагы фатирын авыл җирлегендә урнашкан бер йортка алыштырырга мәҗбүр итә. Барысы да яхшы гына узар иде дә, ләкин аның өч кечкенә сабые була, җитмәсә әниләре дә берничә көнгә аларны ташлап чыгып китә, балалар караучысыз кала. Опека органнары, килеп ирешкән мәгълүматларга нигезләнеп, тиз арада нарасыйларны ачлыктан коткару буенча кичектергесез чаралар күрә һәм аларны вакытлыча социаль учреждениегә урнаштыра.
Сак астына алынган Андрей, әлбәттә, төзәлергә һәм балалары турында кайгыртырга сүз бирә. Ничә еллар иректә яшәгән әлеге шәхес тиз генә үз хатасын төзәтә алырмы, монысын вакыт күрсәтер. Гамьсез ата-аналарга шуны җиткерәсе килә: үз яныгызда чагында балалар турында уйларга кирәк, беркайчан да ераклаштырылган чәнечкеле "читлек" артыннан язган хатлар гына аларның авыр язмышын җиңеләйтмәячәк. Гаиләсенә карата хөрмәт һәм аңлы мөнәсәбәттә булса гына, наркомания белән авыручылар бу бәйлелекне җиңә алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев