Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда йортлар буенча җаваплылар хезмәт десанты ясады

Район башлыгы Рөстәм Нуриевның идарә оешмалары җитәкчеләре, шулай ук йорт һәм урамнар буенча җаваплылар белән очрашулары гадәттәгечә узмады: киңәшмә ачык һавада үтте.

Бүгенге көннең актуаль сорауларын һәм элек контрольгә алынган проблемаларны тикшерү өчен торак-коммуналь хуҗалык активистлары Чкалов исемендәге булачак сквер территориясенә җыйналды. Биредә инде брусчаткадан күркәм тротуарлар һәм участок планировкасы ясалган. Район башлыгы билгеләп үтүенчә, әлеге җир участогын файдалану буенча нинди генә тәкъдимнәр кертелмәгән: җирләрне күп фатирлы йорт өчен дә, кибет өчен дә файдаланырга киңәш иткәннәр...

- Әлеге бушлыкны ял зонасына әверелдерү - иң оптималь вариант булды, - дип ассызыклады Нуриев. - Территорияне төзекләндерүгә күп көч салган башкарма комитет эше игътибарга лаек.

Район башлыгы кыскача якын киләчәк сорауларына тукталды. Аерым алганда, алда торган Урыссу урамындагы юлны яңарту турында сөйләнде.

Биредә туфрак күперүчән, - дип билгеләп үтте Нуриев, - кышкы салкыннардан соң эрегәндә, ул асфальтка начар тәэсир итә, аны деформацияли. Шуңа күрә булганына яңа асфальт катлавы салу нәтиҗәле түгел, башта инерт материаллар белән асфальт нигезен ныгыту мөһим. Ә инде яңартылган юлны тиешле хәлдә саклау өчен зур йөк транспорты йөрүне тыю зарур. Моның өчен урау юл төзибез.

Вакыты белән Урыссу зиратына алып бара торган юлга да яңа асфальт салыначак. 2016 ел планына сугышчы-интернационалистларга куелган мемориалны реставрацияләү эшләре кертеләчәк. Биредә һәйкәл сыйфатында бронетранспортер - БТР урнаштыру соравы тикшерелә. Киңәшмә барышында тормышны тәэмин итүнең башка мәсьәләләре дә каралды. Мөгаен, бүгенге көндә иң актуаль сорауларның берсе булып сукбай этләр артуы мәсьәләсе каладыр, алар күп үрчегән һәм халык өчен куркыныч тудыра башладылар. Сорау беркетмә контроленә алынды.

Ахырда киңәшмәдә катнашучылар хезмәт десанты ясады - алар яңа сквер территориясендә яшь наратлар утыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев