Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулы Вера Шадрина үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Узган көннәрнең берсендә урыссулы Вера Шадрина үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Мөслим районының Покровка бистәсендә туып-үскән Вера Никитичнаның язмышы беренче карашка үз яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый кебек тоела. Әмма һәр язмышның үзгәлеге бар. Покровка, дип искә ала язмам герое, зур булмаган торак пункт, күренекле урыны - ферма да атлар сарае, мәктәп тә, кибет тә булмый.

- Ир туганы белән бергәләп әтиемнең бик тә байыйсы килде, тик бар да башкача килеп чыкты - булганын да югалтты, - дип искә ала үз гасырында бик күпне кичергән юбиляр. - Аңарга үз тормышын чиста биттән башлау, хатынына, балаларына яхшы мирас калдыру насыйп булмады. Ул үзенең ир туганы белән зур хутордан аерылып чыкты, урман уртасында уңдырышлы җир тапты һәм агачларны кисеп, җирне эшкәртеп, икмәк үстереп, шунда төпләнмәкче булды. Чирәм җир һәрвакыт уңыш бирә. Әти сыерны сатып, бер чегәннән ат сатып алды. Җирне бит атсыз эшкәртеп булмый! Кирәк бит, теге бичара хайван көннәрнең берсендә егылып үлмәсенме?! Кайгыдан әниебез акылдан язды. Гаиләдә без биш бала булдык, бик авыр яшәдек. Сугышка кадәр үк безне, кечкенәләрне, чәчүлекләрне сугарырга мәҗбүр иттеләр, күрәсең корылык булган. Ат арбасына салып алып килгән зур сыемнан суны көянтәләргә эленгән чиләкләргә салып алабыз да, аны аз-азлап кына бәрәңге төпләренә сибәбез. Бодай шытымнарын да шулай сугардык. Кечкенәдән көлтә бәйләдем, үсә төшкәч, урман кистем, торф чыгардым...

Сугыш башланганда, Верага нибары 16 яшь була. Әтиләрен фронтка алалар. Аның кебек кызлар хәрби хәзерлек уза башлый: түш белән шуышырга, йөзәргә, киртәләр аша йөгерергә өйрәтәләр, "разведкага" җибәрәләр. Шулай бервакытны аларны Ык елгасының салкын суына сикерергә мәҗбүр итәләр. Вера салкын тидереп авырый. Шул сәбәпле аны фронтка җибәрми калалар. Аның каравы сеңлесен, 14 яшьлек кызны, фабрика-завод укучылары мәктәбенә алып китәләр. Вера, сеңлесен калдырып, аның үзен алуларын сорап, күз яшьләре белән ялвара. Кая ул, аны ишетүче дә булмый. Тик аның тормышында тагын да катлаулырак вәзгыятьләр була. Көннәрдән беркөнне ул үзенең ахирәте белән ат җигеп Ютазы элеваторына икмәк илтә китә. Кыш. Зәмһәрир суык өстенә, күз ачкысыз буран. Атлар юлдан чыга, капчык төялгән чана ава. Үзебез белән юлга ялга кайткан солдатны алмаган булсак, катып үлә идек, ул ярдәм итте, дип искә ала ул коточкыч вакытны Вера Никитична. Элеваторга барып җитеп, икмәкне бизмәнгә салсалар, 50 килограмм бөртек җитмәве ачыклана. Бәлкем, колхозда ук дөрес үлчәмәгәннәрдер, бәлкем, буран ятьмәсеннән котылганда коелгандыр - Вераның уйлап башы ката. Ә бит сугыш чорында дәүләт байлыгына кул сузган кешене кырыс сөрген көтә. Кыз күз яшьләренә күмелә. Төн чыгарга дип кергән өйдә дә ул тынычлана алмый. Бәла моның белән генә бетмәгән булып чыга. Иртәнгә атлар югала. Урлаганнар. Ул елларда мондый күренеш ят булмый.

- Бәкегә ташланырга киттем. Күз алдымнан бөтен гомерем йөгереп узды. Ни өчен язмыш мине бу кадәр кыерсыта? Күзләремә килеп тыгылган яшьләрем аша юл күренми. Күзләремне ныграк ачып карасам, бәракалла, каршымда атларым тора, әйтерсең лә күктән төштеләр. Әллә күземә күренәләрме дип яшьләремне сөртәм. Алар, минем кадерле атларым - бәкедән су эчәләр. Я Ходаем, хәерхаклы булып чыкты, минем бер гөнаһсыз гомеремне саклап калды. Бәлкем кайберәүләр бу хәлләргә ышанмас та, әмма миңа уйдырмалар корырга соң инде, - дип бәян итә тыл хезмәтчәне.

Вера Шадрина кызы Надежда сүзләренә караганда, әнисенең хезмәт кенәгәсенә бер генә язу салынган. Урыссуга килеп төпләнгән Вера Никитична гомер буе Урыссу химия заводында стрелочник булып эшли. Биредә ул гаилә кора, монда ул картлыгын каршы ала.

Бу көнне юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте. Хезмәт ветеранына ул Россия Президентының адреслы хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев