Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулының пенсиясен ни өчен “кискәннәр”

"Хатыныма 80 яшь тулгач, аның пенсиясен арттырдылар, ә минекен, киресенчә, киметтеләр. Бу нәрсә белән бәйле?"

Газетабызның бер укучысы шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Аңлатуларын сорап, без Пенсия фонды бүлегенә шылтыраттык. Бүлек начальнигы Ильмира Абдуллина, әле 2004 елның июлендә үк, әгәр дә ир яки хатынның пенсия күләме кимрәк булса, пенсионерларның пенсиясен күтәрү максатында, яңадан исәпләү тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Ягъни гаилә парының берсенең пенсиясе, иждивенец булуны исәпкә алып, шәхси гаризасы буенча яңадан исәпләнгән булган. Бу очракта иждивениедә - ирнең хатыны. "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы Федераль закон шундый. Әгәр ирнең хатыны башка табышка ия булса, ягъни, техничка булып эшкә урнашса һәм хезмәт хакына ия булса, пенсиягә өстәмә акча исәпләнмәс иде.

- Иждивенецны исәпкә алып билгеләнгән пенсияләрнең фиксацияләнгән база күләме гомерлеккә дип калдырылмый һәм ир-белән хатынның табышлары үзгәрү, шул исәптән, берсенә 80 яшь тулу сәбәпле пенсиясе арту белән бәйле, Россия Пенсия фонды идарәсе яңа шартларны исәпкә алып, ир белән хатынның табышларын чагыштыра. Ягъни эшкә сәләтле булмаган 80 яшьлек хатынның эшләмәгән ире иждивениесендә булу факты тикшерелә һәм бу факт уңай расланса, ир пенсиясенең иминиятләү өлеше база күләме иждивенецны исәпкә алмыйча яңадан карала, - дип аңлатты Абдуллина.

Кыскасы, иждивенецның табышы арткан очракта, аның булуын исәпкә алып, иргә картлык буенча пенсия түләүне дәвам итүгә хокукый нигезләр юк. Шуңа күрә ирнең пенсиясенең фиксацияләнгән база күләме иждивенецны исәпкә алмыйча билгеләнә.

Һәм тагын. Пенсионерга 80 яшь тулганнан соң, ул эшләмәүче эшкә сәләтле гражданин белән, яшь кеше аңа булышсын өчен "мөнәсәбәтләр" рәсмиләштерә (кагыйдә буенча, бу оныклар яки якын туганнары була). Моның өчен аңа 1200 сум күләмендә компенсацион өстәмә каралган. Бу акчаны пенсионер ала. Шуннан чыгып әһәмиятле моментка игътибар юнәлтергә кирәк. Студент-онык эшкә урнашканнан соң, бу турыда Пенсия фондына хәбәр итүчеләр аз. Шул вакыттан башлап онык карт әбисен яки бабасын карый алмый, ә карт кеше 1200 сум алуга исәп тотарга тиеш түгел. Еш кына безнең пенсионерлар кайчандыр төзелгән "үзара файдалы" килешүләр турында оныталар һәм компенсацион түләүләрен алуларын дәвам итәләр, ә бу гамәлнең хокукый нигезләре булмый. Шул ук вакытта 50 яки 60 мең сум күләмендә түгәрәк кенә сумма җыела һәм бу, закончалыкка ярашлы, пенсионердан тотып калына. Шуңа күрә, 80 яшь чиген атлап чыккан хөрмәтле пенсионерлар, аңлашылмаучылыклар килеп тумасын өчен, сезне 1200 сумга тәрбияләргә тиеш булган яшь кешенең хезмәт юлын башлавы-башламавына игътибар итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уруссу ютазы районы пенсияләр турында