Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватан хәтереннән җуелмас көннәр

"Истоки" ветераннар хоры төрле чараларда концерт номерлары белән чыгыш ясап кына калмый, районның күпчелек белем бирү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирү буенча да актив эш алып бара.

Хорда катнашучы В. Новикова Урыссу 3 санлы мәктәбенең ике дүртенче сыйныф укучылары белән Сталинград сугышының 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичә турында бәян итте: "Сталинград өчен 200 көн барган сугыш хакында сөйләгәндә, без балаларда Ватанга мәхәббәт, аның тарихына хөрмәт хисләре уятырга тырыштык. Укучылар ут эчендә калган шәһәрнең Павлов йорты, Мамай курганы кебек һәйкәлләре, бик күп кеше гомерен саклап калган тирәк белән таныштылар. Сталинградтагы сугышлар һәрбер йорт өчен генә түгел, аның һәр подъезды, һәр аршын җир өчен барган. Яшьләрнең бүгенге буыны немецларга каршы көрәшкән һәр солдатның батырлыгы белән горурланырга тиеш. Балалар белән корылган әңгәмәне әлеге стратегик мөһим шәһәр өчен барган канлы сугыш турындагы фильмнан кадрлар тулыландырды. Хор башкаруында "На Мамаевом кургане тишина" җыры яңгыраганда, балаларның күзләре яшьләнде. Аларда канкойгыч алышлар барган кырларда ятып калган кешеләрне кызгану хисе уянды. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутка тын калып искә алдылар".
Өлкәннәр сөйләвеннән балалар Сталинград янындагы сугышларда төрле милләт кешеләре катнашуын белгәннәр. Безнең республика авыл халкы акчасына төзелгән танклар колоннасын озаткан. Әйтик, колхозчылар Төхвәтуллина һәм Даутова - 800әр сум, умартачы Исмәгыйлев 1800 сум акча биргәннәр. Хорда катнашучылар Сталинград өчен сугышларда катнашкан ике райондашыбыз Т. Сәйранов һәм Ә. Кәлимуллин турында да сөйләгәннәр. Укучылар фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү бурычын үз иңнәрендә күтәргән картлар, хатын-кызлар, балалар тормышы турында Т. Гарифуллина сөйләгәннәрне, ул башкарган җырны дикъкать белән тыңлаганнар. Сүзләрен һәм көен В. Новикова иҗат иткән "Победа" җыры яңгыраганда, катнашучылар аягүрә басып, көчле алкышларга күмгәннәр.
Очрашу ахырында балалар авызыннан чыккан тәэсирләрне әйтми мөмкин түгел. Ильсинә Хөббәтова: "Хор бик матур җырлый!". Иван Колесников: "Сталинград сугышы турында бик күпне белдек". Ил тарихын сөйләп кенә түгел, аны җыр юллары аша да ишеттергән өлкән буынга балалар бик рәхмәтле. "Бу чара безнең күңелләрдә бик озак яшиячәк", дип йомгаклады Яна Рейнварт. Валентина Новикова, үз чиратында, дүртенче сыйныфлылар белән хәрби Сталинградка кылган сәяхәт балаларга зур файда бирәчәк, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X