Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанда геройлар бар әле

9 декабрь көнне ил Ватан геройлары көнен билгеләп уза. Шуның белән бәйле, район башлыгы Р. Нуриев Социалистик Хезмәт Герое Тәүзиха Зарипованы бәйрәм белән котлады.

Гаилә шартларында Рөстәм Мидхәт улы, Тәүзиха Гәрәй кызын тәбрикләп, аңа азык-төлек җыелмасы белән тере чәчәкләр тапшырды. Социалистик Хезмәт Героен шулай ук Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев тә котлады. Шуны исегезгә төшерәбез, терлекчелектә югары производство күрсәткечләренә ирешкәне өчен Тәүзиха апа иң зур бүләккә - Герой йолдызына 1971 елның апрелендә лаек була. Ул елларда Тәүзиха Гәрәй кызы сарык үрчетүдә эшли, ә лаеклы ялга чыгарга берничә ел кала - сарык фермасы мөдире була. Күптән түгел Тәүзиха апа тол калды, сиксән яшьтән узган, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Әмма бернигә дә карамастан, Тәүзиха апа мөлаем елмаюын һәм күңел күтәренкелеген саклап кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев