Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вәгъдә ителгәнне дүрт ел көтәләр?..

Урыссу бистәсендә Муса Җәлил урамы буенча урнашкан 1 санлы йорт ишек алдында берничә зур тирәк үсеп утыра. Көчле җил вакытында аларның юан-юан ботаклары бер тапкыр гына сынып төшмәде инде. Ярый әле кешеләргә, агачлар астында уен мәйданчыгы булуын исәпкә алсак, балаларга каза килмәде. Әлеге карт агачларның электр тапшыру линияләренә зыян салу...

  • Урыссу бистәсендә Муса Җәлил урамы буенча урнашкан 1 санлы йорт ишек алдында берничә зур тирәк үсеп утыра. Көчле җил вакытында аларның юан-юан ботаклары бер тапкыр гына сынып төшмәде инде. Ярый әле кешеләргә, агачлар астында уен мәйданчыгы булуын исәпкә алсак, балаларга каза килмәде. Әлеге карт агачларның электр тапшыру линияләренә зыян салу ихтималы да бүген беркемгә дә яңалык түгел. Без, әлеге йорт ишек алдында яшәүчеләр, бу тирәкләрне кисүне үтенеп, торак белән идарә итүче оешмага, район хакимияте хезмәтләренә бер тапкыр гына мөрәҗәгать итмәдек. Безне алар 2012, 2013, 2014 елларда вәгъдә белән "тукландырып" тордылар...

Май аенда әлеге йорт ишек алдында яшәүчеләр безгә, район газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итеп чыктылар. Хат район башкарма комитетының инфраструктура бүлегенә юлланды.

- Муса Җәлил урамы 1 санлы йорт ишек алдындагы тирәкләр быел, 2015 елда киселәчәк, - дип җавап бирде әлеге хезмәт җитәкчесе Әдис Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев