Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Каразирек авылында гомер кичерүче Гыйльмиҗиһан әби Хафизуллина 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Яңа Каразирек авылында гомер кичерүче Гыйльмиҗиһан әби Хафизуллина июль аеның беренче көнендә үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итте.

Башкорт иленең Шаран районында узган гасыр башында ук дөньяга килгән кыз ишле гаиләдә үсә. Ул чор балаларыннан аның язмышы да берни белән дә аерылып тормый. Шул ук ачлы-туклы, авыр хезмәт белән үрелгән балачак. Икенче Бөтендөнья сугышы башланып, бөтен сау-сәламәт ир-егетләр, шул исәптән әтисе, хәләл җефете фронтка киткәч тагын да киеренке төс алган тормыш шартларын юбиляр әле дә булса яхшы хәтерли:

- Авылда ир-ат калмады. Биш-алты хатын-кыз муеныбызга тубал асып, көн озынына кул белән икмәк чәчәбез. Сугыштан соң терлекчелектә эшләдем, сыер саудым...

1980 елда кызы Фаягөл, кияве Нәсим Рәкыйповлар гаиләсенә килеп кушылгач та, яшьлек елларында да хезмәттән ямь табып яшәгән Гыйльмиҗиһан әби, колхоз эшеннән һич арынмаган балаларының тормышын бөтен итү, аны аз булса да җиңеләйтү өчен бер дә тик тормый.

- Ул вакытларда ихата тутырып асралган кош-корт та, эре мал да аның карамагына калган көннәр еш булды. Балалар вак чак, оныкларына - күз-колак, ишеккә - йозак, безгә зур терәк булып яшәде, - дип сөйли гомер бакый кырчылыкта эшләп, тырыш хезмәте өчен республиканың атказанган механизаторы исеме белән зурланган Нәсим ага Рәкыйпов.

Бүген Гыйльмиҗиһан Нәҗметдин кызының урыны түрдә, балалары, оныклары, оныкчыкларының җан җылысын, наз-мәхәббәтен тоеп, картлыгының түренә атлый. Озын гомерле якташыбыз, шөкер, үзен яхшы хис итә, зиһене дөрес ветеранның колаклары гына соңгы арада катыланып киткән. Ә менә йортка килгән гәҗитләрне беренче булып Гыйльмиҗиһан әби укый икән, өстәвенә, күзлексез. Бик тә аралашырга яратучан юбилярдан озын гомер кичерүнең сере нидә, дип сорагач, "Тормышның кадерен белеп яшәүдә", - дип тыйнак кына җавап биргән ак яулыклы әбекәйнең әле дә булса үз сөйкемлеген җуймаган йөзендә, нурлар биеп торган күзләрендә чын татар хатын-кызларына гына хас сабырлык, мөлаемлык, киң күңеллелек чагылды. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова юбилярны тәбрик иткәндә, аның исеменең озынлыгына, бактың исә, юкка гына игътибар итмәгән икән. Гыйльмиҗиһан әбинең әнисе дә шулай озын гомер кичергән. Йөз яшькә җитә язып бакыйлыкка күчкән әбисен Фаягөл ханым олы йөрәкле, шәфкатьле кеше иде дип искә алды. Өстәвенә, ул әле кендек әбисе дә булган, дога укып, кешеләрне дә сихәтләндергән.

Бөек Ватан сугышы ветераны толын Гыйльмиҗиһан Хафизуллинаны гомер бәйрәме белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәбрик итте. Илбашының котлау телеграммасын район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тапшырганда, юбиляр хәйран калса,

район аппараты җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән купшы чәчәк бәйләме бүләк иткәндә, тыл ветеранының күзләрендә шатлык балкыды. Ә инде авылдашы Зөлфия Гафиятова изге теләкләрен җиткергәндә, Гыйльмиҗиһан Нәҗметдин кызыннан да бәхетле кеше юк иде.

Бу көнне Ташкичү авылында яшәүче ветераннар да котлаулар кабул итте. Кайбыч районынды туган Мөнирә әби Усмановага дүрт сыйныф кына белем алырга туры килә. Тормыш нужасын бик иртә татый башлаган кыз колхоз эшенә чыга. 1939 елда ул Казанга килә, тегү фабрикасына эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, кыю Мөнирә хәрби заводта хезмәт итә. Мәңгелек ярын Салихын да шунда очрата. Яшьләр гаилә кора. Беренче балалары тугач, Ташкичү авылына кайтып урнаша. Тора-бара бала саны бишкә тула.

- Аларның ничек үскәнен күрү түгел, үзебезнең ял иткәнне дә хәтерләмим...

Туган көненең 95 җәен каршы алган тыл ветераны тормышка зарланмый, юк. Әлеге күркәм юбилеена ялгызы гына килеп җитсә дә, Мөнирә Нәбиулла кызы ана җанлыклы, кайгыртучан балалары янәшәсендә үзен бер дә ялгыз итеп тоймый.

Юбилярның авылдашы, шулай ук 95 яшен тутырган Закирә әби Хафизовага, киресенчә, урта белем алырга насыйп була. Әмма ул бәхетен читтән эзләми. Ташкичү авылында 30нчы елларда колхоз оешу белән аңа керә. Кырчылыкта эшләгәндә, ат җигеп, элеваторга икмәк ташыганда, Закирә Шәрифулла кызы ир-егетләрдән бер дә калышмый. Лаеклы ялга чыккач та тынгылык белми: җирбагарларны тәмле ашлар пешереп сыйлый. 1949 елда ук кавышкан Сәяхе белән матур тормыш көтәләр, алты балага гомер бүләк итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев