Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Каразирек авылында районның 25-еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы узган

Яңа Каразирек авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Авылыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә.

Берничә ел рәттән Яңа Каразирек авылының районда иң төзек торак пункт булып танылуының сере - халык белән уртак тел табып эшләүдә. Авылыбызның тәртиптә, чиста булуы аның уңган, тырыш кешеләренә бәйле. Халык белән эшләү бик авыр. Әммә безнең башлыгыбыз, Валиев Рамил, һәркем белән яхшы мөнәсәбәттә. Шуңа күрә эшләребез гөрләп бара.

Авылыбыз уртасында урнашкан клуб бакчасында балалар мәйданчыгы гөрләп эшли.Шул әкияти мәйданчыкта, Районның 25-еллыгы уңаеннан "Мин яратам сине туган ягым" исемле балалар өчен мавыктыргыч бәйрәм оештырдык. Балалар бәйрәмгә теләп килделәр. Кунакка "Карлыгач "балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячеләр дә катнаштылар. Бәйрәм кичәсе "Шалкан" әкияте күренеше белән башланып китте. Балалар тырышып уйнадылар. Уеннар арасында кызыклы табышмакларга җавап табылды, эстафета уены, чүлмәк вату, көч сынашу, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу. Иң кызыгы шунда, катнашкан һәр бала бүләккә ия булды. Хәттә өлкәннәр дә кызыгып уенга катнаштылар.Балаларның ялы кызык та, мавыктыргыч та уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X