Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган аракы үлемгә китерергә мөмкин

Агымдагы елның 6 аенда Ютазы районында, ялган аракы белән агулану буенча, ике үлем очрагы теркәлгән.

Ютазы районында алкоголь продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышта районда алкоголь продукциясен сату мәсьәләсе каралды. Бүгенге көндә 54 сәүдә объектындагы 13 оешмада (бистәдә – 24, авыл җирлекләрендә – 30) алкоголь продукциясен ваклап сату оештырылган. Ике сәүдә объекты «Пятерочка» кибетенең якын урнашуы нәтиҗәсендә ябылган, ә икенче кибет КФХ продуктларын сату өчен үзгәртелгән.

Бүген, 5 августта, совет һәм башкарма комитетның утырышлар залында 2021 елның 6 ае йомгаклары буенча, районда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина алып барды.

Комиссия әгъзаларыннан тыш, утырышта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе Миләүшә Михеева, Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге, Урыссу үзәк район хастаханәсе, «Алкоторг» җәмгыяте вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Җыелышта алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату һәм 2021 елның 6 ае йомгаклары буенча план йөкләмәсен үтәү турында чыгышлар тыңланды.

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлтелгән барлык структура вәкилләре хисап чорында башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерде. Татарстанда җитештерелгән сыра һәм алкогольле продукцияне сатуны арттыру эшенә аерым игътибар бирелде.

Шулай итеп, агымдагы елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча, Ютазы районы халкы, җан башына исәпләгәндә, 6,3 литр күләмендә алкоголь продукциясе сатып алган, ягъни бу узган елның шушы чорына карата 94 процент тәшкил иткән. Шул ук чорда республикада яшәүче һәр кеше 6,7 литр күләмендә хәмер кулланган. Район буенча, хисап чорында, 12,6 декалитр алкоголь продукциясе сатылган, бу 2020 елга карата 93% тәшкил иткән. Беренче яртыеллыкта ТР буенча аракы сату буенча план йөкләмәсен үтәү 70% тәшкил иткән.

Шулай да районда ялган хәмер сату да, агулану очраклары да бар. Статистика мәгълүматлары буенча, быел Ютазы районында ялган аракы белән агулануның ике үлем очрагы теркәлгән. Шуңа күрә хәмер сатып алганда сак булу бик мөһим. Спиртлы эчемлекләр сатып алучының һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Бәйрәм күңелсезлек белән тәмамланамы, әллә хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китәме, монысын һәркем үзе хәл итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев