Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты гасырдан соң очрашу

Узган чәршәмбедә Акбаш мәктәбе 1963 ел чыгарылышы укучыларын каршылады.

Аларның күпчелегенә быел 65 яшь тулган. Шуңа күрә мәктәпнең элекке укучылары өчен бу икеләтә бәйрәм булды. Сүз уңаеннан, чыгарылышчыларның кайберләре бер-берсе белән чыгарылыш кичәсеннән соң 50 ел узгач очрашты. Чәчләренә көмеш төшкән чыгарылышчылар, аларның берсе - элекке район башлыгы Роберт Хәйруллин иде, хатирәләре, тәэссоратлары белән уртаклашты, мәктәп белән танышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Хәйруллин әлеге юбилей датасы уңаеннан мәктәпкә савыт-саба югыч һәм су җылыткыч бүләк итте, ашханәне ремонтлау өчен акча бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев