Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы автоледисы Казанда республика ярышларында катнашачак

Ютазы РОСТО-ДОСААФ автодромында узган конкурсның район этабы нәтиҗәләре буенча Ютазы автоледисы вәкиле ачыкланды. Ул 23 августта Казанда узачак республика масштабындагы ярышларда катнашырга тиеш булачак.

Минем "Автоледи-2013" конкурсында катнашу тарихым газетадагы һәм кабель телевидениесендәге белдерүдән башланды. Ни өчен миңа да автомобиль йөртүдә үз сәләтләремне күрсәтмәскә? - дигән сорау туды. Әмма бу көнне мин эшләргә - әлеге вакыйга урыныннан репортаж әзерләргә, ягъни бу чараны яктыртырга тиеш идем. Катнашырга мөмкин булмаячак.
Иртәнге сәгать 8гә мин инде безнең РОСТО автодромында идем -алар конкурс уздыру өчен үз уку үзәкләрен тәкъдим иттеләр. Нәкъ менә биредә "В" категорияле автомобиль йөртүче таныклыклары булган хатын-кызлар юл хәрәкәтләрен белүдә һәм автомобильне фигуралы йөртүдә ярышачак.
Конкурсны оештыручылар "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт казна учреждениесенең Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева һәм ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча өлкән инспекторы полиция капитаны Тимур Кәримов чара урынында иделәр.
- Менә беренче катнашучы да килде, - дип сәламләде мине филиал начальнигы.
- Юк, мин хезмәтем буенча килдем шул, - дип җавап кайтардым мин.
Шулай да Игнатьева һәм Кәримов киңәшләшкәннән соң карар иттеләр: мин катнашучы да булачакмын.
- Икесен дә башкарырсың, - диде җитди рәвештә миңа Рәзидә Илсур кызы.
Буйсынырга туры килде.
Һәм менә барлык катнашучылар автодромда. ЮХИДИ бүлегенең өлкән инспекторы конкурс шартларын, автоледига таләпләрне аңлата. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның төп темасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау һәм автомобильчеләрдә транспорт йөртү культурасын формалаштыру. "Автоледи-2013" конкурсында җиңүче инде республика масштабында узачак конкурска баруга да кандидат булачак, дип хәбәр итә оештыручыларыбыз. Абау, куркыныч!
Беренче этап - практик, аның барышында вакытка катлаулы күнекмәләр башкарганда, җиңел автомобиль белән идарә итү осталыгы тикшерелә. Һәм менә старт бирелде. Беренче булып старт сызыгына үзенең "Шкода"сында Иске Урыссудан Гөлсинә Гарипова килде. Беренче стоп-сызык. Биредә автомобильнең ян тәрәзәсе биеклегендә урнаштырылган бер савыттан тупны алып икенчесенә салырга кирәк. Аннары - эстакада, "елан", "гараж"га керү, тукталу. Боларның барысын да вакытка башкарырга кирәк. Гөлсинә биремне барыннан да яхшырак үти: аның нәтиҗәсе - бер минуттан аз гына артык. Аннары үзенең "ундүртенче"сендә Алинә Шәрифуллина биремне үтәргә кереште. Һәм аның нәтиҗәсе лидерыбыздан әлегә аз гына калышты. Хәбәрчегез биремне үтәүгә дүртенче булып кереште. Аз гына тезләрем калтырый - ике ел элек йөртү правасына имтихан тапшырганда кичергән дулкынлануны тоям. Әмма автомобиль йөртергә өйрәнгәндә алынган күнекмәләр үзаңда сеңеп калган, шуңа күрә рульне автоматик рәвештә диярлек әйләндерәм, әмма минем өчен иң мөһиме - ашыкмау. Нәтиҗәдә мин вакыт буенча беренче өч катнашучыдан калышам.
Автодромны калган катнашучылар узган вакытта тарихка мөрәҗәгать итик. Быелгы конкурс - ундүртенчесе. Югарыда әйтелгәнчә, 23 августта Казанда Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе административ комплексы территориясендә ундүртенче республика "Автоледи" автомашина йөртү осталыгы конкурсы финалы узачак. Беренче конкурс 1998 елда Халыкара хатын-кызлар көнендә Чаллы шәһәрендә уздырылды. 1999 елдан ул республика дәрәҗәсенә чыкты һәм Казанда үткәрелә башлады. Конкурсны оештыручылар булып ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе, "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ, Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте тора. Катнашучыларның барлык автомобильләре, габаритына бәйле рәвештә, "МИНИ", "МИДИ", "МАКСИ" классларына бүленә. Аларның теге яки бу класска керүләре автомобильләрне техник тикшерү барышында билгеләнә. Аның нәтиҗәләре буенча автомобильгә ярышларда катнашуга рөхсәт турында карар кабул ителә.
Шулай итеп, конкурсның икенче - теоретик этабы башланды. Биредә безне юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә, автомобиль белән куркынычсыз идарә итә алуга, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә Россия закончалыгын белүгә, автомобиль йөртүчеләрнең җинаять, административ һәм башка җаваплылыгы, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү ысулларын белүебез буенча сынадылар. Ура! Мин теорияне барысыннан да яхшырак тапшырдым. Әмма, кәеф кырылган, чөнки мин вакытымны кулдан ычкындырдым.
Конкурста иң күңеллесе җиңү түгел, иң күңеллесе - бүләкләнү. Җиңүчеләргә бүләкләрне ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Эдуард Фәйзрахманов тапшырды. Баллар саны буенча барыбер Гөлсинә җиңүче булды. Икенче урынны Алинә яулады, өченче - мин. Менә көтмәгән куаныч! ЮХИДИ начальнигының холкы кырыс булса да, куллары йомшак икән. Ул шулай ук бүләкләрне дүртенче-бишенче урыннар өчен Урыссудан Ландыш Фоминага һәм Ютазыдан Марьяна Харисовага тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев