Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы район педагогларының зур киңәшмәсе үтте

Чәршәмбе, 26 августта, район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең педагогик конференциясе узды.

Педагогларның август конференциясе эшендә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге начальнигы Булат Яруллин, район башлыгы Рөстәм Нуриев, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов һәм башкалар катнашты. Төп доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова чыгыш ясады.

- Безнең районның белем бирү пространствосы, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында, - бу ачык, үсеш алучы система, ул үз эченә 15 гомуми белем бирү учреждениесен, 19 мәктәпкәчә учреждениене, бер өстәмә белем бирү учреждениесен һәм психологик-педагогик хезмәт үзәген ала. Районның педагогик корпусы 434 мәгариф хезмәткәрен тәшкил итә, аларның күпчелеге квалификация күтәрү курсларында булып кайтты. Педагогларның "Ел укытучысы" конкурсында актив катнашулары - белемнәрен күтәрүдә кызыксынучанлык күрсәтүләре турында сөйли. Укытучының социаль статусын күтәрүдә ярдәм итү һәрвакыт өстенлекле булып кала. Гомуми белем бирүнең төп бурычын без белем бирү сыйфатын күтәрүдә күрәбез. Узган ел белән чагыштырганда, башлангыч сыйныф укучыларның белем сыйфаты математика, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү, рус теле һәм татар теле предметларыннан яхшырды. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча, математика буенча уртача билге респүблика күрсәткечләреннән югарырак, рус теле буенча - республика дәрәҗәсендә.

Романова 2015 елда рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен районның барлык мәгариф учреждениеләре, шактый дәрәҗәдә - Бәйрәкә һәм Ютазы мәктәпләре, математика буенча - Урыссудагы 3 санлы мәктәп, Каразирек һәм Бәйрәкә мәктәпләре яхшыртуын билгеләп үтте. Моннан тыш, диелде конференция барышында, уку елы нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" республика рейтингында Ютазы районы тугыз позициягә өскәрәк күтәрелгән. Әмма ирешелгән нәтиҗәләр чик түгел. Һәм моңа район педагоглары Чаллы һәм Азнакай шәһәреннән тәҗрибә уртаклашырга килгән коллегалары чыгышыннан тагын бер тапкыр инандылар. Республика Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Булат Яруллин районның яхшы белем бирү инфраструктурасын билгеләп үтте һәм аның тулаем республика мәгариф системасы федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килүгә юнәлтелүен ассызыклады. Ә алар нигезендә - кеше капиталын үстерү өчен уңай шартлар тудыру. Әлеге фикерне дәвам итеп, район башлыгы Рөстәм Нуриев якын киләчәктә тагын бер мәктәп ачылырга тиеш булуын, шулай ук мәктәпкәчә белем бирүгә игътибар артуын билгеләп үтте.

Нуриев педагогик корпуска эшләрендә уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм тиздән башланачак яңа уку елы белән тәбрик итте.

Чара ахрында эшләрендә аерылып торган педагоглар һәм мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүдә ярдәм итешкән предприятие җитәкчеләре, яңа уку елына әзерлек буенча "Иң яхшы мәктәп", "Иң яхшы балалар бакчасы" район конкурслары җиңүчеләре хөрмәтләнде. Дипломнарны һәм чәчәкләрне ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы бүлеге начальнигы Булат Яруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов һәм район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев