Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы район советының XLIX утырышында соңгы биш елга депутатлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Икенче чакырылыш Ютазы район советының XLIX утырышында, депутатлар раславына чыгарылган төп сораулардан тыш, соңгы биш ел эчендә депутатлык корпусы эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясалды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узган район советы утырышында ике мәсьәлә тикшерелде. Беренчесе - 2014 елның 19 декабреннән икенче чакырылыш Ютазы район советының XLIII утырышында кабул ителгән "2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга Ютазы муниципаль районы бюджеты турында"гы 59 санлы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. Финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов үз чыгышында билгеләп узганча, 2015 ел бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү соравы калган акчаларны ел башына юнәлдерү, бюджетта каралмаган өстәмә чыгымнар барлыкка килү, шулай ук башка бюджет дәрәҗәләреннән кире кайтарып бирелми торган акчаларны исәпкә алу мөһимлеге белән туган.

- Район бюджетының керем - 6 653,4 мең сум күләмендәге башка бюджет дәрәҗәләреннән кире кайтарып бирелми торган акчалар, шул исәптән 994,7 мең сум субсидия һәм 5 670,8 мең сум бюджетара трансфертлар өлешенә әлеге карар белән үзгәрешләр кертү күздә тотыла, - дип билгеләп узды ул. - Табигый ки, чыгым өлешен 6 653,4 мең сум күләмендәге башка бюджет дәрәҗәләреннән кире кайтарып бирелми торган акчалар, ел башына район бюджетында калган 4 487, 1 мең сум хисабына, нәтиҗәдә 11 140,5 мең сумга арттырырга туры киләчәк. "Гомуми дәүләт сораулары" бүлеге буенча чыгым - 4 751,3, "Торак-коммуналь хуҗалык" бүлеге буенча - 1 261,9, "Мәгариф" бүлеге буенча 3 539,5 мең сумга артачак. Бюджетның чыгым өлешен башка бүлекләр буенча да арттыру планлаштырыла.

Финанс-бюджет палатасы рәисе республика бюджетыннан кире кайтарып бирелми торган шарт белән мәгариф өлкәсенә сарыф ителә торган акчалар турында тулырак мәгълүмат бирде. Асылда, диде ул, алар - учреждениеләр һәм укытучылар лаек булган грантлар.

- 1935,5 мең сум күләмендәге грантны районның унбер мәктәбеннән 25 укытучы алды. Район мәгариф учреждениеләре арасыннан Димтамак балалар бакчасы - бер миллион, Урыссуның 3 санлы мәктәбе 532 мең сум грант отты, һәм бу безне бик тә шатландыра, - дип сүзен йомгаклады Мөхәммәтов.

Депутатлар раславына тәкъдим ителгән икенче сорау - Ютазы муниципаль районы Уставы. Документ белән район советы баш белгече (юрист) Руслан Рәкыйпов таныштырды. Көн кадагына куелган сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

Район советы рәисе район башлыгы Рөстәм Нуриев, район депутатлар корпусы эшчәнлегенә кыскача гына тукталып, аның эшеннән канәгать калуын белдерде. Бүгенге составтагы депутатлар биш ел дәвамында эшләде.

- Көнүзәк сорауларны ачыктан-ачык күтәреп чыгып, шулар арасыннан аеруча өстен торганнарына игътибарны юнәлтеп, депутатлар үз бурычларына җаваплы карауларын дәлилли, - дип ассызыклады Нуриев. - Бу еллар эчендә шактый авыл хуҗалыгы коллективларында, хәтта ифрат та авыр вәзгыятьләрдә калганнарында да җитди үзгертеп корулар булды. Әйтик, Акбаш авылында эшләүче "Тимербаев" фермер хуҗалыгы тернәкләнеп китә алды. "Уңыш" җәмгыяте бүген иң өметле хуҗалыкларның берсенә әверелде. Биредә чәчү мәйданы биш тапкырга артты, машина-трактор паркы заманча техника белән тулыланды. "Вафауллин", "Таң" агроколлективларында да алга китеш бар. Икътисадның сәнәгать сеторы да уңай нәтиҗәләргә ирешә. Бүген "Электросоединитель", Әпсәләм комбинаты, "ВОЛМА", Урыссу электр-механика заводы һәм башкаларда продукция җитештерү күләме арта. Кыскасы, районның мөмкинлеге зур һәм ул зур куәткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев