Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы халкы Республика көнен бәйрәм итте

30 август кичендә "Энергия" стадионы Республика көненә багышланган тантана хакында бәйрәмчә бизәлгән тирәлек һәм шатлыклы тавышлар белән хәбәр итте.

Стадионның алгы ягында уйнап торучы яңадан торгызылган тынлы уен кораллары оркестры тарафыннан башкарылган йөрәкләрне өздерүче көйләр дә чарага бәйрәмчә кәеф иңдерде. Шунысын билгеләп узу кирәк, аларга төз сыннар кыяфәтен хәрбиләрчә киемнәре дә өстәде. Ә бу вакытта "Энергия" стадионында чын могҗиза бара иде. Стадионның зәңгәрсу гөмбәзе өстендә очкыч күренде, ул берничә кат әйләнде дә, ютазылыларга котлау листовкалары ташлады.
Шулвакыт ирексездән инде күптән онытылган шигъри юллар искә төште: "Баш очымда күк йөзе - гүя зәңгәр ефәк, һичкайчан бу рәхәтлекне тоймадым!" Ул арада алып баручылар, үзләренең бәйрәм котлавында Республика көненә һәм районыбызның 25-еллыгына багышланган тантананың башлануы турында хәбәр итеп, сәхнәне иҗат коллективлары карамагына тапшырдылар.
Бернинди арттыруларсыз, чын сихри көч белән йөзләгән һәм тагын да йөзләгән тамашачының карашын әкияти персонаж әсир итте: ике метр озынлыктагы шахзадәнең испанча лирик-драматик рок-опера әсәрен салмак кына итеп башкаруы, аның җилдә уйнаклап торучы озын шлейфы һәм тантаналы кул изәве ирексездән тамашаны күзәтүчеләрнең йөрәкләрен тәэсирләндерде, күңел кылларын тибрәтеп җибәрде.
Райондашларыбыз халык ансамле "Ютазы йолыдызлары" чыгышын да искиткеч җылы каршылады - ансамбльнең яшь һәм гел кечкенә катнашучылары иң авыр номерларны намус һәм зур осталык белән башкарып чыкты. Аннан соң, хезмәттә, спортта, мәдәниятта һәм шәхси тормышта ирешелгән уңышлар турында искәртеп, яшел сукмак буйлап хезмәт коллективлары, спортчылар, иҗат коллективлары, кәләшләр һәм балалар арбасын хәтерләтүче кечкенә карета колонналары узды. Эскәмияләрдә урын алган тамашачылар каршыннан үтеп киткәндә, аларга кул болгадылар, ә тегеләре, үз чиратында, дусларча кул изәп җавап кайтарды. Моны урак һәм чүкеч бердәмлеге, кеше һәм хезмәт бердәмлеге демонстрациясе, гомумән, тормышны данлау дип атарга була иде!
Бәйрәмдә шулай ук республика Хөкүмәте, район җитәкчелеге һәм предприятие җитәкчеләре вәкилләре дә катнашты. Сәхнәгә район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм коммерциячел булмаган "ТРның инвестицион-венчур фонды" директоры урынбасары Ринат Габидуллин үтте.
- Республика көненә яраклаштырылган районыбызның 25-еллыгы алдыннан төзелеш һәм төзекләндерү юнәлешендә шактый масштаблы эшләр башкарылды. Турыдан-туры подрядлы оешмалар белән беррәттән уртак бурычыбызны чишүдә катнашкан барлык хезмәтчәннәргә - сәнәгать предприятиеләре, төрле хезмәт һәм учреждение эшчеләренә чын йөрәктән зур рәхмәтемне белдерәм... Шулай ук барлык ютазылылар исеменннән республика Хөкүмәтенә, төрле социаль программалар аша районның барлык башлангычларында да финанс ягыннан ярдәм күрсәткән өчен, бүгенге көннең авыр мәсьәләләрен чишүдә турыдан-туры катнашканы өчен шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, - дип билгеләп узды район башлыгы үз чыгышында.
Татарстан һәрвакытта да илебезнең рухи яктан көчле төбәге булып саналды. Шуңа күрә ул ул үз алдына амбицияле бурычлар куя ала, ә иң мөһиме - аларны чишәргә сәләтле. Республиканың төп стартегиясе - ул һәрбер муниципаль район, һәрбер торак пункт үсешендә тигез дәрәҗәдә катнашу. Әлеге искиткеч бәйрәм белән республикабыз Президенты исеменнән район халкын тәбрикләгән Габидуллин чыгышында нәкъ менә шушы фикер төп "көй" булып яңгырады.
Республика көнен бәйрәм иткәндә, матур гореф-гадәтләрнең берсе булып иң-иңнәрне билгеләү тора. Төрле өлкәләрдә үз эшләре белән аерылып торган яхшы эшчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова бүләкләде.
Ул арада көн эңгер-меңгерләнде, ә бәйрәм, киресенчә, кызды гына. Районнан һәм күрше Октябрьский шәһәреннән иҗади коллективлар күңелле концерт программалары тәкъдим итте. Татарча лирик җыр башкарган мәдәният бүлеге җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Хөсәенова тавышы үзәкләрне өзәрлек булып яңгырады.
Үзләренең дәртле башкарулары белән тамашачыны бәйрәм аланына дәшкән "Камертон" вокаль ансамле солистларын һәм район Мәдәният йорты иҗат коллективларын көчле алкышларга күмделәр. Күпләр түзмәде, бии үк башлады. Әлеге искиткеч бәйрәм кичәсе катнашучыларының иң якты, иң көчле һәм иң изге хисләрен чагылдырып, күк йөзендә аһәңдәш авазлы фейерверк булып салют утлары кабынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев