Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында көзге игелек атнасы узды

Ел саен беренче көзге көннәр республикада җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә, халыкның гражданлык позициясен активлаштыруга юнәлтелгән төрле акцияләр һәм чаралар белән озатыла.

Безнең районда көзге игелек атнасы барлык мәгариф, мәдәни һәм социаль учреждениеләрен яхшы гамәлләр кылу өчен берләштерде. Һичшиксез, игелекле эшләр эстафетасы авыр томыш вазгыятендә калган кешеләргә бихисап уңай эмоцияләр өстәде.
Мәрхәмәтлелек - саф йөрәктән
Быел битараф булмаган ютазылылар үз батырлыклары белән ярдәмгә мохтаҗ булганнарның соры көннәрен бизәде. Әйтик, Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучылары, өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән бергә, ялгыз пенсионер, икенче төркем инвалиды янында булды, аңа көнкүреш мәшәкатьләрен башкаруда ярдәм күрсәтте. Алар визитыннан соң, урыссулы йортында чиста итеп юылган тәрәзләр генә ялтырап калмады, үсеп килүче буынның игътибарыннан хуҗабикәнең күзләре дә яктырды.
Ютазылыларча - игелек
Безнең район, аерым алганда, балалар иҗаты үзәге, Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы буенча оештырылган "БлагоДарение" хәйрия фонды белән тыгыз элемтәдә тора. Игелек атнасында алар тагын бер тапкыр китаплар, канцелярия товарлары, уенчыклар һәм кием-салым җыю буенча "Игелекле ютазылы" хәйрия акциясен уздыру өчен берләште.
- Без мохтаҗларга ярдәм итү, аларга меценатларның һәм бай химаячеләрнең матди ярдәмен генә түгел, гади гражданнарның ярдәмен дә юнәлтү ысулын таптык. Аларның мөлкәте һәм акча чаралары күп булмаса да, ихлас ярдәм итү теләге булган затлар йөрәк җылылары белән уртаклашырга сәләтле. Ютазылыларны безнең акциягә беренчеләр булып кушылган Каразирек мәктәбе педагоглары һәм укучылары үрнәгенә иярергә чакырабыз. Бәйрәкә, Иске Урыссу, Урыссудагы 3 санлы мәктәп һәм гимназия вәкилләре дә активлык күрсәтте. Чәчәкләр һәм бүләкләр кибете хуҗасы, урыссулы Гөлнара Рәхмәтуллина да акциядән читтә калмады, - дип хәбәр итте безгә Балалар думасы кураторы Алсу Галиева.
Яшь җәмәгатьчеләр, бөтен район белән җыйган бүләкләрне алып, Урыссу коррекцион мәктәп-интернатына юнәлде. Анда аларны түземсезлек белән тәрбияләнүчеләр көтеп тора иде. Укучылар, бүләкләрне рәхмәт хисләре белән кабул иткәннән соң, аларны "ерак киштәгә яшереп куймадылар", яңа китапларны укырга, күңелле рәсемнәрне салават күперенең барлык төсләренә буярга керештеләр.
Иң мәрхәмәтле ярминкә
Көзге игелеклелек атнасы районга Урыссудагы 2 санлы мәктәптә булган тагын бер якты вакыйга бүләк итте. Шулай итеп, иртәләрнең берсендә мәктәп ишегалды сәүдә ноктасын хәтерләтте. Бер рәткә кайнар камыр ризыклары, оста ясалган кул эшләнмәләре әйберләре, китаплар тезелгән иде, дәртле музыка тавышы тынып тормады, ә яшь сатучылар математика дәресләрендә алган белемнәрен кулланып, сатып алучыларга "сдача"ларын кайтарды. Билгеле булуынча, әлеге мәктәп ярминкәсе табыш һәм күңел ачу өчен уздырылмаган. Укучылар изге максат - церебраль параличтан интегүче Азалия һәм Алмаз Мамаджановларга ярдәм итү өчен берләшкәннәр икән. Сүз дә юк, үсеп килүче буынның әлеге игелекле гамәле, чирле игезәкләрне ялгызы тәрбияләүче ана өчен ярдәм булды. Сүз уңаеннан, Корбан бәйрәме алдыннан бу гаиләдә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә булган, аларга үз коллективларыннан күчтәнәчләр тапшырганнар.
Хәйрия ярминкәсе тагын Урыссудагы 3 санлы мәктәптә дә узган, анда сатудан кергән акчаны укучылар социаль яклау бүлеге шефлыгы астында торган укучыларга юнәлткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев