Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районының табигате:яшь агачларны кисмәгез

Мунча себеркеләре әзерләү чоры җитте һәм халык урманга юнәлде. Әмма кайберәүләр яшь урман посадкаларына гына барып, үзләренең эшләрен җиңеләйткән.

Подгорный бистәсенә кергәндә, ак күлмәкле купшы гүзәл каенкайлар күзләрне нәфис яфраклары белән иркәли. Әмма аяусыз кеше куллары аларга да җитешкән. Арттагы, юлдан ераграк рәттәге ныгып та өлгермәгән агачларның нечкә генә ботаклары балта белән киселгән, өстәвенә, яңа "яралар" белән беррәттән, элегрәк ясалганнары да күзгә шәйләнә, ә бу, алардан берничә тапкыр себерке әзерләүләре турында сөйли. Күп тапкыр туракланган каеннар, алынган яралардан ныгып китә алмыйча, тора-бара корып, тереклек итүдән туктыйлар.
Подгорныйлылар сүзләре буенча, әлеге посадканы, совхоз рәисе кушуы буенча ун еллап элек хәзерге вакытта мәрхүм тракторчы Таһир Әхмәтҗанов иптәшләре белән утырткан. Урыссудан туган бистәләренә кайтучы подгорныйлылар посадкада чит машиналар торуын күргән - менә әле күптән түгел генә тагын берәү каенкайларга яралар ясаган.
Әгәр "өлгергәнлек яшендәге" агач үзенә ясаган яраларны кичереп "исәеп китә" алса, яшь каенның моңа көче җитмәскә мөмкин.
Кешеләр хәзерге экология шартларында һәр яшь үсентегә сак мөнәсәбәт әһәмиятле булуын аңларга тиеш ләбаса. Яшь агачны кисеп, алар, фактта, табигатькә зыян салып һәм андагы тормышларына зарар китереп, үзләре утырган ботакны үзләре кисә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев