Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районының юбилеена багышланган китап дөнья күрде

Кулларыбызда Ютазы районының 25 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән китап. Аның һәр битендә туган җиребез тарихы, элек эшләгән һәм бүген дә халыкка хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешмалар эшчәнлеге, төрле өлкәдә эшләп, киң танылу тапкан, абруй яулаган шәхесләр, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар...

Тарихи мәгълүматларга караганда, Ютазы төбәгендә берничә мең ел элек үк тормыш кайнаган. Бу хакта бүенге көндә билгеле булган борынгы каберлекләр, истәлек ташлары, табылдыклар сөйли. Район оешканчы ук яшәгән авылларның тарихы зур игътибарга лаек. Аларның һәрберсенең үз язмышы, тарихы һәм билгеле шәхесләре бар. Әлбәттә, бер китапка гына районның бөтен тарихын, халкы турындагы язмаларны сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Димәк, безнең әле эзләнәсе һәм эшлисе эшләребез шактый.
Ютазы районы узган юлларга, аның якты киләчәгенә битараф булмаган һәркем бу китапка материал туплауда үз өлешен кертте. Иҗат төркеме аларның һәркайсына ихлас рәхмәтле.
Еллар узу белән бүгенге көн, тормыш, шәхесләр тарих битләренә язылачак. Шуңа күрә, кадерле райондашлар, туган һәр якты таңга сөенеп, бер-беребезгә игътибарлы һәм мәрхәммәтле булып, үткәннәребезне барлап яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев