Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ветераннары Азнакайдан яхшы кәеф белән кайттылар

Әби чуагы башлану хөрмәтенә азнакайлылар оештырган бәйрәмгә Ютазы авылы ветераннары да чакыру алды.

Бәйрәмдә җөмһүриятебезнең Әлмәт, Сарман, Мөслим районнарыннан гына түгел, хәтта Башкортстанның Туймазы районы ветераннары да катнашты. Безнең район абруен күтәргән Ютазы авылы делегациясе биш кешедән торды. Бәйрәмдә чыгыш ясар өчен без өч концерт номеры әзерләдек.

Кунакларны Яшь парлар паркында бик җылы кабул иттеләр. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин безне азнакайлылар ирешкән уңышлар, киләчәккә корган планнар белән таныштырды. Аннан соң ул Азнакай районы ветераннар советы рәисе Миргасыйм Кәримов белән бергәләп районның ветераннар советы активистларына бүләкләр тапшырды. Рәсми өлештән соң концерт башланды. Г. Сөләйманова чыгышы, А. Дәүләтшин, Е. Сөләйманов, Т. Галләмов составындагы баянчылар уйнаган көйләр кайнар алкышларга күмелде. Чара ресторанда көйләнгән төшке аш белән тәмамланды. Без күршеләребез күрсәткән якты йөздән бик канәгать калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X