Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ветераннарына Президенттан котлаулар килү дәвам итә

Россия Президентының адреслы хатын районның ике 90 яшьлек юбиляры кабул итеп алды. Хатларны һәм район башлыгы исеменнән бүләкләрне халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова тапшырды.

Безнең беренче юбилярыбыз - Ташкичү авылы кешесе. Зыя Юнысов - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елдан башлап бөтен сугышны уза. Унсигез яше дә тулмаган килеш Ватанны саклаучылар сафына басып, сугышның иң канкойгыч стадиясендә - Сталинград өчен алышта яуга керә. Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштагы батырлыклары өчен күп санлы орденнарга һәм медальләргә ия булган ветеран, 1945 елда Сталин үзе кул куйган рәхмәт грамотасын ала. Зыя ага - Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасында катнашкан. Бүген ул тормыш иптәше Халидә белән үзе туксан ел элек дөньяга килгән җирлектә төзелгән уңайлы өйдә гомер кичерә. Шунысы куанычлы, аның турында дәүләт кенә кайгыртмый. Юнысовларны ике кызы, кияүләре, оныклары хөрмәтләп тәрбияли. Юбиляр, балаларының чиксез горурлыклары булуы турында бәян итә.

Зыя аганы туган көне белән тәбрикләргә һәм аңа РФ Президенты Путинның адреслы хатын тапшырырга ТР Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестицияләр буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Марат Галеев килде. Ул карт солдатның көнкүреш шартлары белән кызыксынды, иминлек һәм сәламәтлек теләде.

Исламия Хисмәтуллина Чистай районының Каргалы авылында туып үсә. Аның иңнәренә коллективлаштыру, фашистлар Германиясе белән сугыш елларының сөйләп бетергесез авырлыклары төшкән. Яшь кенә килеш аны башка яшьтәшләре белән Уралга озаталар. Ул анда булачак гомер юлдашын, Кәрәкәшле авылы егете Габдулланы очрата. Алар мәҗбүри хезмәтне үтәү буенча демобилизациядән соң, Кәрәкәшле авылына кайталар. Исламия апа гомеренең күпчелек өлешен сарыкчылыкта эшләүгә багышлый, тормыш иптәше белән тәрбияле балалар үстерә. Бүген күп эшне башкарырга мөмкинлеге булмаган өлкән кешене килене Әлфия тәрбияли. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, үзенең тормыш иптәше дә чирек гасыр элек дөнья куйган булуына карамастан, Әлфия Әхәт кызы биатасын да, бианасын да язмыш кочагына ташламаган.

Тантана сәбәпчесенә тәбрикләү хатын һәм район башлыгыннан бүләк тапшырып, социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев апаларның икесенә дә тыныч картлык, иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев